Алар ул исемгә лаек

2019 елның 15 феврале, җомга

Алар ул исемгә лаек

Районыбызның гүзәл затлары ел саен уздырыла торган “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсында катнашып, гел уңышларга ирешә. Быел районыбызның 5 гүзәл заты катнашты. Балык Бистәсендә узган зона турында икесе – Илфира Шакирова һәм Гүзәл Абдуллинага җиңү бәхете елмайган. 7 районнан килгән 58 катнашучы арасында җиңү яулау район халкы өчен дә горурлык ул.

Әлбәттә, сәхнәдәге берничә минутлык чыгышта үзеңне бар яктан да ачып биреп булмавы көн кебек ачык. Райондашларыбызга хезмәтен күрсәтергә тормышының күп мизгелләрен чагылдырып әзерләнгән фотоальбом һәм видеоязма ярдәм иткән. Әлеге күп вакыт, тырышлык таләп итә торган хезмәтләрне башкарырга ярдәмчеләре бар: гаиләләре, якыннары, дуслары, Арча Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова. Конкурска әзерләнүдә конкурсантларның төп ярдәмчесе ул.

Илфира Рамазан кызы конкурсның “Лидер хатын-кыз” номинациясендә җиңү яулады. Ул районда Наласа авыл җирлеге башлыгы буларак күпләргә билгеле. Игезәкләр йолдызлыгы астында туган Илфира Рамазан кызының лидерлык сыйфаты тумыштан киләдер. Тормышның төрле хәлләрендә югалып калмаска өйрәнгән ханым йөрәксенеп, 29 еллык укытучы хезмәтеннән соң авыл җирлеге башлыгы булган, халык белән дә, җитәкчелек белән дә уртак тел табып эшләүче, 50 яшенә җиткәндә машина руле артына утырган ул. Ә гаиләдә җан җылысын һәркемгә тигез бүлеп өләшүче хуҗабикә, ӘНИ. Ире Илдус белән йорт мәшәкатьләрен генә түгел, хезмәтендәге кайбер кыенлыкларны да киңәшләшеп эшли алар. Балалары (алар өчәү) һәрвакыт ярдәмгә әзер. Бу конкурста катнашу турында районнан тәкъдим булгач та, Илдус абый хуп-лап алып, Илфира апага көч өстәгән, балалары ярдәм иткән.

“Конкурсларда күп катнашам. Хәтерем әйбәттер, күрәсең, балалар бакчасына йөргәндә үк 33 баланың бәйрәмгә багыш- ланган кичә өчен би- релгән шигырен ятлап сөйли торган булганмын. Холкымда бер тискәре як бар, кешегә беркайчан “юк” дип әйтә алмыйм. Конкурсларга килгәндә дә, катнаш, диләр икән, кире кага алмыйм. Конкурсларда катнашып җыйган грамота, Рәхмәт хатлары да 63кә җиткән инде”, – дип сөйли Илфира Рамазан кызы.

Алар ярминкәләргә дә гаилә белән йөргәнгә, мәдәни чараларда, әлбәттә, бергә. Конкурста үзенә көч бирергә гаиләсе генә түгел, хезмәттәшләре, авыл җирлеге башлыклары да барган. “Никадәр эш белән мәшгуль булсак та, без, хатын-кызлар, төп бурычыбызны, якыннарыбызга җылы өләшеп яшәргә кирәклекне онытмаска тиеш”, – дигән сүзләрен тормыш шигаре итеп алган да, йорт бусагасын атлап керүгә үзен шул рольгә кертеп куя: ялларда, бәйрәмнәрдә ике улы, кызы гаиләләре төп йортка җыелышкач, балаларына, оныкларына күңел җылысын биреп рәхәтләнеп ял итә.

Конкурсның “Хатын-кыз – мәдәният һәм рух” номинациясе җиңүчесе Арча кызы Гүзәл Абдуллинаны язмыш тумыштан сәламәтлеген алып, бер ел элек газиз әнисеннән мәңгелеккә аерып нык сынаса да, бүгенге көндә кыз сынауларга сабыр итеп, күп кенә сәламәт кешеләргә үрнәк булып, тирә-юньдәгеләренә шатлык өләшеп гомер итә. Гүзәлнең ярдәмчел киң күңеле һәркемгә ачык. Ә сәламәт кешеләр дә катнашырга җөрьәт итмәгән конкурста катнашу аңа җиңү китерде.

“Конкурста катнашырга мәдәният йортыннан тәкъдим иттеләр, – дип сөйли Гүзәл. – Ярдәм иткән Гөлназ Гарифҗанова, Ләйсән Әсхәдуллинага, әтиемә, туганнарыма, дусларыма, ТИСБИ укытучыларына, директоры Раушания Ильясовага зур рәхмәт. Җиңү максаты белән бармаган идем, тик сәхнәгә чыкканда финалга узсам иде дигән теләк уянды. Безнең җиңү район өчен дә горурлык бит һәм эшнең нәтиҗәсе дә булырга тиеш дип уйлыйм. Декабрьдән февраль аена кадәр әзерләнүнең нәтиҗәсе куаныр- лык булды”.

Күңеленә шатлык белән бергә горурлык хисе дә тулган Гүзәлнең. Теләгең булса, җиңүгә ирешеп була икән!

“Әниемнең васыяте гел исемдә, “Кызым, бирешмә, синең алда тормышың бар әле”, – диде ул. Минем мөмкинлекләре чикле булганнарның да сәламәт кешеләр башкарган эшләрне булдыра алуын күрсәтәсем килде, – ди ул. – Сәламәт булганда авыр-ту килер дип уйламыйсың. Ә сәламәт булу, күрә, ишетә алу, үз аякларың белән йөрү, төшенкелеккә бирелмичә яшәү үзе зур бәхет ул”.

Конкурсның йомгаклау этабы мартта Казанда узачак. Райондашларыбызга анда да катнашу насыйп булсын.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International