Сөйләшкән сүздә генә калмасын
12 февральдә терлекчелектә 2018 ел йомгакларына багышланган киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклар, ясалма орлыкландыру технологлары катнашты.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов 2018 елда терлекчелек тармагында уңай якка үзгәрешләр булуын әйтеп үтте. Ит, сөт җитештерү, бер сыердан сөт саву, 2017 ел белән чагыштырганда – 103әр, бозау алу 101 процент тәшкил иткән. Мөгезле эре терлекләр саны бер дәрәҗәдә калган. Атлар саны 23 башка кимегән.
“Северный”, “Тукай” хуҗалыкларында узган ел яңа терлек тораклары сафка керде. Җитәрлек азык тупланды, 2019 елга билгеләнгән бурычларны үтәү өчен тулы мөмкинлекләр бар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов хуҗалык- лар буенча анализ ясады.
2018 ел башында һәм хуҗалык буенча терлекчелектә 5 процент үсешкә ирешү бурычы куелган иде. “Казанка”, “Ашыт”, “Ашытбаш”, “Кызыл Яр”, Закирҗанов Р.М., “Игенче” хуҗалыклары сөт җитештерүне 65–6 процентка арттырдылар. Лотфуллин З.Р. ширкәтендә сөтне 3341 центнерга азрак саудылар. Бу хуҗалыкта бер сыердан савылган сөт 649 килограммга кимеде.
Күп нәрсә терлекне ничек ашатуга бәйле. Моны Закирҗанов Р.М. хуҗалыгы мисалында ачык күрергә була. Үзләрендә катнаш азык әзерләү цехы булдырдылар, һәр фермага азык бер урыннан китә. Хуҗалык сөт җитештерүдә – 10, ит җитештерүдә 32 процент үсешкә иреште, рейтингта 17нче урыннан 10нчы урынга күтәрелде.
“Игенче”, “Ашыт”, “Кызыл Яр”, “Северный”, “Тукай”, “Яңарыш” хуҗалыкларында да катнаш азыкны үзләре әзерлиләр, үзеңнеке булгач сыйфатлы да, арзанга да төшә. Җитәкчеләр азыкның сыйфаты белән кызыксынып тора. Рационны төзегәнче азыкны лабораториядә тикшертеп, сыерларның кан анализын алып нинди матдәләр җитмәвен ачыкларга кирәк.
Нәсел эше буенча белгеч Җәмхәрия Зарифуллина урыннардагы хәлне яхшы белә, ул һәр хуҗалык, һәр ферма, һәр ясалма орлык- ландыру технигының эшенә анализ ясады. Бозау алу буенча хәлләр мактанырлык түгел. Сыерлар теләккә килми, югалтулар күп. Узган ел бозау төшү, үле килеш туу нәтиҗәсендә район буенча бер айда туган кадәр бозау юкка чыккан. Белгеч моның сәбәп- ләрен яхшылап аңлат- ты – беренче чиратта яхшы кадрлар кирәк, булганнарының кадерен белергә кирәк.
“Игенче“ ширкәтенең Түбән Аты фермасында 100 сыердан 96 бозау алынган. Бу – иң яхшы күрсәткеч. Ясалма орлыкландыру технигы Булат Гарәпшин узган ел республика конкурсында икенче урынны алган егет.
“Игенче” ширкәтенә кушылгач Югары Бирәзә, Божа фермаларында бозаулар алу артты.
“Северный“ ширкәтендә тотрыклы эшлиләр.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов бик үтемле чыгыш ясады, нинди авыруларның куркыныч янавын экранда күрсәтеп сөйләде. Сыерның теләккә килмәве, бозау төшү, үле бозау тууның төп сәбәбе – азыкта каротин булмау. Аны булдыру өчен азык-ка ылыс кына кушарга кирәк, югыйсә.
Район башлыгы Илшат Нуриев сөйләшүләрнең күп вакыт сүздә генә калуын искәртте. Һәр хуҗалык буенча җентекләп анализ ясарга, сәбәпләрне ачыкларга, аларны төзәтергә кирәк. Терлекләрнең баш санын киметмәскә, бу атларга да кагыла. Быел кимендә 5 процент үсешкә ирешергә.
Ильяс Фәттахов