Чаңгы ярышлары буенча ачык беренчелеге булып узды

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

2019 елның 16 февралендә Арча шәһәре стадионында Ф.К. Гарәфиев истәлегенә багышланган VIII традицион чаңгы ярышлары - Арча муниципаль районының Чаңгы ярышлары буенча ачык беренчелеге булып узды. Анда барлыгы 14 мәктәп һәм 12 төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 252 чаңгычы катнашты. Шулай ук ярышларда АПК чаңгычылары, Татавтодор АҖ, Балтач һәм Теләче районнары балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы, Киров өлкәсеннән берничә чаңгычы катнашты.

Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм тиешле дәрәҗәдәге грамоталар белән бүләкләнделәр. Командалар дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнде. Кубок белән АПК командасы бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International