2019 елның 16 февралендә " Арча» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында 2008-2009 елгы малайлар арасында баскетбол буенча ачык турнир үткәрелде.Ярышларда «Арча» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь баскетболчылары, «УНИКС-ЮНИОР» командасы, Казан шәһәренең Вахитов районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Лаеш районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең «Барсы» командасы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урынны Лаеш районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең «Барсы» командасы алды;
2 урын - " УНИКС-ЮНИОР» командасы Казан шәһәре;
3 урынны Казан шәһәренең Вахитов районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы алды,
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән, ә командалар дипломнар белән бүләкләнде.