15 февральдә Арча шәһәрендә 4 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә ГТО нормативларын тестлаштыру узды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында ГТО нормативларын үтәү беренче тапкыр уздырылды, ләкин шуңа да карамастан, барлык балалар да нормативларны үтәүгә җитди якын килделәр һәм бөтен көчтән тырыштылар. Чарада катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.