Ватан алдында йөзләре ак

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Ватан алдында йөзләре ак

Әйе, ул сугышка карата төрле фикерләр яңгырады. Сәяси бәя үзгәрергә мөмкин, әмма солдат батырлыгы мәңгелек. Алар Ватанга биргән антларына тугры калып хәрби бурычларын намус белән үтәделәр.

Узган шимбәдә район Мәдәният йортында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышланган тантаналы очрашуда да бу турыда кат-кат әйтелде. Залга җыелган ветеран-әфганчыларны район башлыгы Илшат Нуриев, ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов тәбрикләде. Алар бүген дә сугышчы-интернационалистларның яшь буынны тәрбияләүдә зур эш башкаруларын билгеләп үттеләр һәм аеруча актив әфганчыларга район башлыгының һәм республика хәрби комиссарының Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Сәхнәгә Бөек Ватан сугышы ветераны, гомер буе Яңа Кенәр мәктәбендә хәрби әзерлек дәресе алып барган Тәлгать Шәрипов күтәрелгәндә бөтен зал аягүрә басып алкышлады. “Таттелеком” җәмгыяте генераль директоры урынбасары, якташыбыз Рөстәм Гомәров әфганчыларның тыныч хезмәттә дә иң алдынгылардан булуларын әйтеп узды һәм Арча ЗУЭСында эшләүче Ринат Зариповка Мактау грамотасы, акчалата бүләк тапшырды.

“Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов 30 еллыкка багышланган чараларны үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен район хакимияте, социаль яклау бүлеге, район газетасы редакциясе һәм “Арча” радиосы хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткерде.

Үзе дә ул ерак вакыйгаларның шаһиты булган, тормыш иптәше Урал Гафуровны иң беренчеләрдән Әфганстанга озаткан Саймә апа үзләре дә инде шактый олыгаеп баручы әфганчы-ветераннарга сәламәтлекләре турында даими кайгыртып торырга киңәш итте.

Бер минут тынлык... Экранда сугыш ялкынында гомерләре өзелгән якташларыбыз Марат Лотфуллин, Фәнис Бикбаев, Васил Әһлиуллин фотосүрәтләре, шул сугышта алган тән һәм җан яраларыннан вафат булган тагын 39 райондашыбызның исемнәре. Урыннары оҗмахта булсын, якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

Ул көнне концерт та гадәти генә булмады. Менделеевск шәһәреннән килгән, үзләре дә сугыш утын кичкән егетләрдән торган мәшһүр “Виват Шурави” ансамбле, башкалабыздан кайткан Татарстанның атказанган артисты Марина Самкова, кайнар нокталарда чыгыш ясап безнең сугышчыларыбызның рухын күтәреп килүче “Яхшы кәеф” (“Хорошее настроение”) ансамбле бүләк иткән патриотик җырларны тын да алмый тыңладык. Ә яшь, талантлы егет Фәрхәд Җиһаншин “Офицерлар” җырын яңгырата башлауга бөтен зал яңадан аягүрә басты. Яшь солдатларны үз гомерләрен биреп саклап калган гаярь офицерлар ул сугышта да аз булмаган, димәк. Аналарның үзәген өзгән мондый хәлләр башка кабатланмасын иде!

Исрафил Насыйбуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International