Поликлиника яңарды
15 февральдә Арча шәһәрендә ныклап төзекләндерелгән поликлиниканы ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашты. Баш табиб Тәлгать Баһаветдинов үзенең чыгышында әлеге вакыйганың мөһимлеген әйтеп үтте, төзекләндерү эшләренә 59 млн. сум акча киткән.
Район башлыгы Илшат Нуриев коллективны яңартылган бина ачылу белән котлады, халыкка хезмәт итүдә уңышлар теләде, республика җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт әйтте.
Район үзәк хастаханәсен һәм поликлиниканы “Стройградинженерия” ширкәте (җитәкчесе Артем Ефремов, участок җитәкчесе Руслан Караваев) нык-лап төзекләндерде. Бу биналар шәһәребез күркенә әверелде.
Поликлиникага килеп керүгә иркенлек күзгә ташлана. Теркәү, чишенү урыннары иркенәйгән. Кайсы кабинетның кайда урнашканы һәркем күрерлек итеп язып эленгән.
– Эш шартлары да бик нык яхшырды, – ди баш табибның поликлиника буенча урынбасары Лилия Фәйзрахманова. Тәрәзәләр, җылылык системасы алышынды. Хәзер һәр катта бәдрәф бар, инвалидлар өчен аерым керү юлы эшләнде, алар өчен шулай ук бәдрәф бар. Тагын бер мөһим яңалык – маммография кабинеты булдырылды, өр-яңа флюорограф куелды.
Болар бар да халык сәламәтлеге турында кайгыртып эшләнде. Дөнья булгач авырмый да тормыйсың. Балкып торган биналардан берәү дә рәнҗеп чыкмасын, табибларыбыз рәхмәт әйтерлек итеп эшләсен, дип теләргә генә кала.
Ильяс Сәхәпов