Арчаларның мөмкинлеге зуррак
15 февральдә Арча район Советының чираттагы 31нче утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Закиров, Рауил Рәхмәтуллин, Лотфулла Шәфигуллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һ.б. катнашты.
Утырышта Арча муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев “Районның 2018 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында” чыгыш ясады.
– Район Советының бүгенге утырышына әзерләнү барышында җирлекләрдә, учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә зур оешканлык белән хисап җыелышлары узды. Аларда район Советының, башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, депутатлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты һәм халык белән очрашты, – диде район башлыгы.
2019 елның 1 гыйнварына районда яшәүчеләр саны – 52617, шуларның 29676сы эшкә яраклы яшьтәге кешеләр. Район оешмаларында 6834 кеше эшли, бу сан 2017 елдагыдан артмады.
Ел башыннан мәшгульлек үзәгендә 134 кеше эшсез буларак исәптә торса, ел ахырында алар 120гә калды. Мәшгульлек үзәге мәгълүматы буенча районда 154 буш эш урыннары бар.
2018 елда район буенча уртача айлык хезмәт хакы 24982 сум булган, бу 2017 елдагыга карата 110 процент. Әмма хезмәт хакы күпкә түбән тармак- лар да бар. Мәсәлән, авыл хуҗалыгында 18161 сум гына.
Барлык халыкның 32 проценты – 16632 кеше – пенсионерлар. Пенсиянең уртача айлык күләме – 12870 сум.
2018 елда 2 млрд. 500 млн. сумлык сәнәгать продукциясе җитештерелде. Арча сөт комбинатында җитештерү күләмнәре кимүе борчый, җитәкчелеккә тотрыклы үсеш юлына чыгу өчен көндәлек даими эш алып барырга кирәк.
Район икътисады үсешенә кече һәм урта бизнес зур йогынты ясый. Алар барлык продукциянең 30 процент чамасын бирә. “Арскпласт”, “Металл”, “Центр кровли Арск”, “ТехноАрск” ширкәтләре хезмәт базарын көйләүдә һәм җирле бюджетны тулыландыруда мөһим урын алып торалар.
Районда кооперацияне үстерү юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Бүгенге көндә 16 кооператив бар, 10сы 2018 елда оешты. Бер кооператив конкурста 5 млн. сум грант отты. “Әмма кооперативларның бүгенге эшчәнлеге безне бер дә канәгатьләндерми, – диде Илшат Нуриев. – Сан бар – нәтиҗә юк. Һәр кооператив эшчәнлеген ныклы контрольгә алачакбыз. Эшләп китү өчен җитәрлек вакыт бирелде”.
Соңгы елларда районда инвестицияләр җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. “Арча җитештерү паркы” быел эшчәнлеген башлар, дигән өмет бар. Шулай ук сыр җитештерү заводының һәм “Металл” ширкәтенең икенче җитештерү мәйданнары эшли башлаячак. Болар 250–300 кешене эшле итәчәк.
Районда төп тармак – авыл хуҗалыгы. Узган ел 152 мең тонна ашлык, 56 мең тонна бәрәңге, 15 мең тонна яшелчә, 13 мең тонна техник культуралар җыеп алынды. Игенчелектә алга куелган бурычлар үтәлеп бетмәде. Төп сәбәп – тиешле күләмдә ашлама кертмәүдә.
Терлекчелектә дә хуҗалыкларның күрсәткечләре төрлечә. Технологияләрне яңартып, рационнарны баланслап ашатканда күпкә яхшырак эшли алабыз. Бүген сөткә дә бәя начар түгел.
Районда төрле программалар ярдәмендә зур эшләр башкарылды: торак төзелеше планнары үтәлде, социаль объект- лар, юллар төзелә, төзекләндерелә. Мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсендә сизелерлек уңышларыбыз бар.
Алда зур бурычлар тора, аларның уңышлы хәл ителәчәгенә шик юк. Арча районы халкы бердәм, хезмәт сөючән һәм катлаулы мәсьәләләрне дә чишәргә сәләтле.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика ирешкән уңышлар, алда торган бурычлар турында сөйләде. Ул Арча районы хезмәтчәннәренең рес- публика уңышларына лаеклы өлеш кертүләрен билгеләп үтте, шул ук вакытта мөмкинлекләрнең зур булуын ассызык- лады.
Әсгать Сәфәров хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Ильяс
Фәттахов