Муса Җәлилгә багышланган “Тамчы шоу” интеллектуаль уены

2019 елның 22 феврале, җомга

Муса Җәлилгә багышланган “Тамчы шоу” интеллектуаль уены

  15 нче февраль – Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар халкының батыр улы, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан "Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" МБГБУ – Казан арты милли мәгариф белем үзәгендә Муса Җәлилгә багышланган “Тамчы шоу” интеллектуаль уены үтте. Анда 1 нче мәктәпнең “Таң йолдызлары”, 2 нче мәктәпнең “Маяк”, 5 нче гимназиянең “Чәчәкләр”, 6 нчы мәктәпнең  “Кызыл ромашка”, 7 нче мәктәпнең “Хыял”, Лесхоз мәктәбенең “Ромашкалар” командалары катнашты.

Укучылар герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр, шигырьләрен  оста итеп сөйләделәр.

“Кызыл ромашка” командасы I, “Хыял” командасы II,  “Маяк” командасы III урынга лаек булды. “Таң йолдызлары”, “Чәчәкләр”, “Ромашкалар” командалары да уңышлы чыгыш ясадылар һәм лауреат исемен алдылар. Афәрин, укучылар!

Уенда катнашкан һәр команда Арча муниципаль районы мәгариф бүлегенең дипломы, ә укучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International