Хоккейчылар Сочига ярышка барачак!
Арча Боз сараеның “Драконы” командасы (тренеры Рафис Миңнуллин) – 2008 елгы малайлар Нурлат шәһәрендә җиңеп кайткан, дигән хәбәр көне-сәгате белән таралды. Кайтышка без аларны редакциягә, радиога кунакка чакырдык. Арчаның “Арена” спорт мәктәбе җитәкчесе Илһам Шакиров һәм уенчылар әти-әниләре белән килеп тә җитте...
Хәтерегездәдер, 4 ел элек Арчада Боз сарае ачылды. 5 яшьтән хоккей төркемнәре, башта 5нче гимназиядә, аннан янәшәдәге 6нчы мәктәптә хоккей сыйныфлары оешты. Кичләрен дә Боз сарае буш тормый. Зурлар, ветераннар хоккей уйнарга килә. Олысы, кечесе – бар да хоккей уйный. Хәтта районда сәнгать мәктәбенең бию төркемнәрендә малайлар азайды. Моны кайбер хореографлар Боз сарае ачылу белән бәйләде. Ял көннәрендә кичләрен Боз сараена агыла халык, рәхәтләнеп дәртле музыкага күмәкләп шуалар. Яшьләрнең очрашу урынына әйләнде. Хәтта ул дискотеканы хәтерләтә. Музыкасы, хәрәкәте бар. Кыскасы, Арчага Боз сарае яңа сулыш алып килде.
“Драконы” командасының ничек шөгыльләнгәннәрен карап торган бар. Алар бозга төшәр алдыннан нинди генә хәрәкәтләр, күнегүләр ясамый. Йөгерә, сикерә, шуыша, мәтәлчек ата, тагын әллә ниләр кыланалар. Аннан... бозга! Бозда инде малайлар чын хоккейчыга әверелә! Моннан берничә ел элек Арчалар көчле шәһәр командаларыннан җиңелеп кайткач, сәбәбен болай аңлаталар иде: “Алар 5 яшьтән шөгыльләнгән командалар. Безнең биш яшьлекләр өлгереп килә, алар нәтиҗә күрсәтәчәк”. Килде ул көн! “Драконы” командасы республикакүләм ярышта көчле шәһәр командаларын җиңә! Афәрин!
– Республикада 40лап Боз сарае бар, – дип сөйли Илһам Шакиров. – Җиңү яулар өчен кечкенәдән даими шөгыльләнү, тырышлык кирәк. Вакыт үткәрү өчен генә эшләп булмый. Бик булган, тәҗрибәле, таләпчән тренерлар кирәк. Бездә шундый 5 тренер эшли. Булдыра алмый икән, китә. Тренер үзе хоккейчы, үзе укытучы булырга тиеш. Яхшы тренерлар алтын бәһасенә тора. Республикада “Драконнар” яшендәге 42 команда бар, Россиядә – 650. Бирешмәскә кирәк.
Команда капитаны Әмир Фазуллин:
– Бакчада йөргәндә 5 яшьтән хоккейга йөри башладым, – дип сөйли. – Бүген 6нчы мәктәптә 4 В сыйныфында укыйм. Хоккейны бик яратам.
Әнисе Ләйсән ханым:
– Гаиләбез белән хоккей яратабыз, – дип сөйли. – Балалар ярышка барганда без дә алардан калмыйбыз. Ярыш вакытында көч-куәт биреп торабыз.
– Мин командада һөҗүмче, – ди Әсхәт Нигъмәтуллин. – 2014 елдан, 5 яшьтән уйныйм. Хоккей миңа бик ошый.
Әнисе Алсу:
– Хоккей укуга да комачауламый. Боз сараеның 6нчы мәктәпкә якын булуы да уңайлы. Укыйлар, хоккей да уйныйлар, тамаклары да тук.
Балалардан: “Көчле хоккейчыларны беләсезме? Кемгә охшарга телисез?” – дип сорыйм. Һәм бертавыштан: “Овечкинга!” – дигән җавап ишетәм.
Менә шулай Арчада кечкенә Овечкиннар үсеп килә. Тиздән алар республика данын якларга Сочига Россия күләмендәге ярышка барасылар. Уңышлар! Без дә бу көнне түземсезлек белән көтәбез!
Румия Саттарова