Әнисә әбигә 90 яшь

2019 елның 22 феврале, җомга

Әнисә әбигә 90 яшь

Түбән Мәтәскә авылында яшәүче Әнисә Гыйлаҗиевага 90 яшь тулды. Өлкән яшьтә булса да, күнеле көр, бүгенге тормыштан бик канәгать ул. Район башлыгы Илшат Нуриев аны юбилее белән котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Әнисә апа 1929 елда Арча районы Түбән Мәтәскә авылында Габсаттар абый белән Сәрбиҗиһан апаның дүртенче баласы булып дөньяга килә. Алар алты бала үсәләр. Матур гына барган тормышны сугыш туздырып ташлый. Балачак хыялларын юкка чыгара.

Авылда эшче көчләр аз, ир-атлар сугышта. 7нче классны тәмамлаган кызга колхозда атлар карарга туры килә. “Таң беленер-беленмәстә фермага эшкә төшеп китәбез. Алайса, атлар урманга ашамыйча китәләр. Коедан кул белән әйләндереп, тагаракларга су чыгара идек. Печәннәрне үзебез, айгыр җигеп, чабып алып кайттык. Кизү торучылар белән яртышар көн атларга печән ура идек. Моннан тыш, өйдәге эш тә, тормышны алып бару да үзебезнең җилкәдә иде, чөнки ике абый да сугышта, ә Габделхәй абый сугыш кыр- ларында мәңгелеккә ятып калды. Барысына да җитешә идек. Безнең максат дошманны җиңү иде”, – дип сөйли Әнисә апа Гыйлаҗиева.

Аннан соңгы елларда терлекләр дә карый, төрле эштә дә йөри. Борчак чабу, көлтә бәйләү, иртәнге 7дән кичке 6–7ләргә кадәр бәрәңге басуында, яшелчә бакчасында эшләүләр – барысын да башкарырга туры килә. Шушы ук авыл егете Камил белән гаилә коралар, тора-бара үз йортларын да булдыралар. Ләкин 49 яшендә 5 бала белән тол кала. Тормыш иптәшен тәрбияләп, соңгы юлга озата. Бөтен көчен балаларын тәрбияләүгә багышлый. Үзенең үрнәгендә аларны да хезмәт сөяргә, гаделлеккә, тормыш итәргә өйрәтә.

Бүгенге көндә 5 баласы, 10 оныгы, 10 оныкчыгы өчен Әнисә апа – кадерле әни, әби. Барысыннан канәгать булып, булганына шөкер итеп яши хезмәт ветераны. Бәлки, озак яшәүнең сере дә шундадыр.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International