Күпне күргән Сания апа

2019 елның 22 феврале, җомга

Күпне күргән Сания апа

Сания ханым белән сөйләшкәндә әнисен атып үтергәннәрен ишеткәч бик нык тетрәндем…

Арчада яшәүче Сания апа Әмировага 90 яшь тулды. “Арча АТПсы” җәмгыяте җитәкчесе Рүзәл Гәрәевнең әнисе ул. Юбилярны котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Илшат Нуриев Сания апаны котлап, Президент В.Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Мәҗлес кафеда үтте. Догалар белән башланып китте ул. Рүзәл Баязитович мәҗлесне догалар укып, матур итеп башлап җибәрде. Мәҗлес бик матур барды. 5 баласы да Раушания, Рүзәл, Гүзәлия, Фәридә, Фирая (алтау булганнар, Раушан мәрхүм), гомереңне авырту-сырхауларсыз үткәрергә язсын, барыбызны да укыттың, кеше иттең, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын дип, кочаклап-үбеп, чәчәкләр биреп, җылы итеп котладылар.

Вәгыйз Әһлиуллин гармунын тартып җибәрде, йөрәк түзеп торамыни ул, Рүзәл әфәнде: “Безнең Апаз авылында менә шулай бииләр иде”, – дип, тыпырдап биеп тә китте… Аңа кыз туганнары кушылды… Биеп аргач, җырга күчтеләр. Монда да башлап җырлаучы Рүзәл үзе булып чыкты. Бар да аңа кушылды. Җиһанга тыныч кына, матур гына көй агылды. “Бер кыз бала җыр чыгарган багышлап әнисенә… Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа…” Сания апа кулъяулыгына үрелде… Җырлар тезелеп китте… “Кайткан чакта Сарман буйларына…”, “Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным”…

Җыр арасында үткәннәрне, истәлекләрне яңарттылар. Сания апа бик яшьли тол кала. Бала вакыттан ук әтисез дә, әнисез дә кала. Сугыш вакытында ике кило ашлык өчен, берсеннән-берсе кечкенә өч баласы бар дип тормыйлар, әнисен төрмәгә утырталар. “Башта авылдагы амбарга ябып куйдылар, – дип сөйли Сания апа. – Без елап киләбез, күрештермиләр, ишек астындагы тишектән әни дип кулларыбызны сузабыз… Алып киттеләр. Ике елга утырттылар. Агач кискәндә әнигә кара-каршы бер урыс белән эшләргә туры килә. Кече йомышын йомышларга әни читкәрәк китә. Шунда әни кача дип сакта торучы атып җибәрә. Пуля әнинең чигәсенә тия. Ике сәгатьтән соң әнине аклау кәгазе килә... Шулай итеп дөм ятим калдык без. Әниең киткән җиргә җибәрер- без әле дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде. Яшүсмер кызлар без, туган авылым Мирҗәмнән җәяү уфалла арбасы белән 60 чакрым ераклыктагы Арча элеваторыннан ашлык ташыдык. Ул язгы ташу вакытлары үзәк-бәгырьләргә үтте. Симәнәгә Ташчишмәгә, Иске Ашытка барабыз. Шулай Носы елгасы аша чыгабыз. Итәкләрне бер-берсенә бәйләдек, ашлыкны баш өстенә күтәрдек... Әтидән калган тунны йоклаганда аска да салабыз, чиратлап киябез дә. 1943 елның кышы бик салкын булды. Шулай бервакыт 25 чакрымдагы урманга утынга киттем. Бик салкын көн иде. Бармыйча да булмый. Туңганым бик нык хәтердә. Авыл башына кайтып җиткәч, тәнем кыза башлап, йокымсырап, карга чүккәнмен... Күреп алып, өйгә алып кайтканнар. Бөтен тәнем күпереп чыкты, өшегәнмен. Авырлыкны күп күрдек...”.

Сугыштан соң Апаз егете Баязитка кияүгә чыга. Беренче балалары игезәкләр була аларның. “Хәтнә больницасында таптым, – дип сөйли Сания апа. – Берәү генә дип торам, икенчесенең дә тавышын ишеткәч, һай, дип елап җибәрдем... Шулай бер-бер артлы алтау булдылар. Ирем белән 16 ел торып калдым. Йөрәк белән үлеп китте. Кайнанам, ирем үлгәч, 7 ел яшәде. Балаларны карарга ул булышты. Үзем бик тырыш, әрсез, усал булдым. Балаларны аякка бастырыр- га, тормышны алып барыр- га кирәк бит”. Сыер сава. Гомерен дә ул: “Авырлыкны күп күрде бу, Аллаһы Тәгалә азрак рәхәт тормышны да күр дип яшәтәдер инде”, – ди.

– 5кә 5 зурлыгындагы өй, – дип искә төшерә Рүзәл Баязитович. – Сәндерәгә менеп тәгәрәшеп йоклыйбыз. Иртән чәй эчкәнбез, көндез бәрәңге, кичкә аш. Язга чык-кач, сөтле аш китә... Авыртмаганбыз да, сәламәт булганбыз. Төшке ашка кадәр бер уфалла арбасы печән җыябыз, төшке аштан соң тагын бер уфалла. Хәзер тормыш бик рәхәт. Шөкер итеп яши белергә генә кирәк...

...Мәҗлес дәвам итте. Ә мин кайтыр юлга чыктым. Күңелдә шундый бер рәхәтлек, ак мәҗлестән ак әби яныннан дөньям яктырып китте. Исән-сау булсыннар.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International