Вәгазь яхшылыкка өнди

2019 елның 22 феврале, җомга

Вәгазь яхшылыкка өнди

Арчаның Җәмигъ мәчетендә имамнар һәм абыстайларның чираттагы җыелышы булды. Җыелышка ТР Диния нәзарәтеннән, күрше районнардан да имам-мөхтәсибләр, дин әһелләре килгән иде.

Утырыш шунысы белән үзенчәлекле булды – хезмәткә бәйле сөйләшүләрдән соң биредә районда беренче тапкыр имамнар вәгазь укуда осталык- ларын күрсәтү буенча бәйге башланып китте.

Имам булу – өстеңдә зур җаваплылык йөртү, һәр яктан үрнәк кенә түгел, белемле дә, четерекле мәсьәләләрне хәл итүдә осталыгың да булырга тиеш, бер үк вакытта кеше күңеленә керә торган, үтемле итеп вәгазь дә сөйли белергә тиешсең. Оештыручылар, кыскалыкта осталык, дигән гыйбарәгә таянып, 7 минут дәвамында сөйләнгән вәгазьдә төп фикерне ачып бирә белү шарты куйган. Вәгазь сөйләү җиңел эш түгел. Халык кызыксынып тыңлый, үтемле итеп җиткерә торган вәгазьче булыр өчен күп тырышырга кирәк. “Мөэмин мөселман әз сөйли”, диелә нәсихәттә. Ә вәгазь – кешене яхшыга өндәү, яки онытканны искә төшерү дигән сүз. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: “Дин – ул нәсыйхәт”, – дигән. Вәгазьләр тормышыбызда очраган төрле хәлләрне, төшенчәләрне ачыклыйлар, начарлыктан тыеп, яхшылык- ка омтылып яшәргә ярдәм итә.

Бәйгедә 20 вәгазьче имам катнашты. Аларның һәммәсенең эше киләчәктә Диния нәзарәтендә нәшер ителә торган “Шура” журналында урын алачак. Иганәче район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев бәйгеләргә бүләкләрне мулдан ала. Быел да бәйгедә 2нче урында ике: Иске Кырлай мәчетеннән Габделнур Сабиров һәм Арчаның Шәрык мәчетеннән Равис Сафин, 3нче урында өч: Ташкичүдән Рәдис Галәветдинов, Арча станциясеннән Хәлим Кәримов, Сеҗедән Илдар Заһидуллин. 4нче урында дүрт имам: Наласадан Зөфәр Нәҗметдинов, Мөрәледән Расип Нәбиуллин, Яңа Кырлайдан Вазих Гарипов, Кышкардан Радик Кәримов бүләккә ия булды.

1нче урынга лаек булган Рөстәм Йосыпов Шушмабаш мәчетендә 2004 елдан имамлык итә. Бу вазыйфага “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап кайткач алынган. Күңеленә дини орлыкларны балачагыннан авылдагы шул мәчеткә йөреп алган егет үз җирендәге халкын иманга тарту буенча хезмәт итә алуына шөкер итеп яши. 3 бала әтисе буларак, балаларына да иман орлыклары сеңдереп үстерә. Рөстәм бәйгене башыннан ахырына кадәр күзәткән имам-абыстайлар тарафыннан “Тамашачы мәхәббәте”н дә яулады.

Дингә килү һәркемнең шәхси мөмкинлегенә бәйле әлбәттә, тик Рөстәм һәркемгә әлеге юлга басарга киңәш итә. Бүгенге көнебез яхшы гына барса да, кемгә күпме гомер бирелгәнлеген кем белә, Раил хәзрәт әйтмешли, “Әллә бүген кичкә үк арада беребез булмас”. Ахирәттә яшәгән гомерең өчен җавап тотканда “Их...” дигән үкенечләр булмасын иде. “И, адәм баласы, гомереңне миңа гыйбадәт кылуда үткәр”, – дип Раббыбыз кыямәт көнендә иң зур сорау намаз булачагын искәртә.

Бәйгеләр гадәттә кешене яңа биеклекләргә рухландыра, үзеңне сынарга мөмкинлек бирә. Имамнар арасында да үз-үзләренә ышанып бетмәүчеләр бардыр, ә бу бәйгедә катнашып, алар рухи көч алып китми калмагандыр. Әле тагын булачак бәйгеләргә инде алар тагын да яхшырак итеп әзерләнеп, тәҗрибәле дә булып киләчәгенә шик юк.

Тиздән мөселман халкы рамазан аена керә. Әлегә җөмәдиәл-ахир ае бара, аннан, рәҗәб һәм шәгъбан айлары — рамазан ае турында алдан хәбәр бирә торган айлар. Бу ике мөбарәк ай аша без изге рамазанга керәбез, ураза тотарга әзерләнәбез. Шул айны исәнлектә каршылап, әҗер-савап- ларга ирешеп яшәргә язсын.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International