Әйбәт кешене бар да ярата

2019 елның 22 феврале, җомга

Әйбәт кешене бар да ярата

Без аның белән көн саен диярлек очрашабыз. Күрешеп, хәлләр сорашып алабыз. Аның белән сөйләшүе рәхәт, йомыш белән килүчеләр дә: “Җайлы, ипле кеше”, – дип китәләр.

Сүзем район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш хисапчысы, идарә җитәкчесе урынбасары Мифтахов Рәшит Вагыйз улы турында.

20 февральдә “Арча” радиосын тыңлап барам. Алып баручы Гөлнара “Бүген минем туган көн” тапшыруында Рәшиттән: “Үзегезгә 60 яшь бирәсезме?” – дип сорый. Бераз уйланып торгач бу: “Юк, 59 яшь бирәм”, – ди. Шаярта да белә Рәшит, кирәк чакта таләпчән дә.

Рәшит Мифтахов Зур Бирәзә авылында туган. 1981 елда Казан Дәүләт университетын тәмамлап гамәли математика белгече алып чыккан. Монысын әле белдем: “Башы менә шуңа яхшы эшли икән Рәшитнең!” – дим. Яхшы мөгаллим дә чыккан булыр иде аннан, тик университетны тәмамлауга армиягә алалар. Ике ел шунда үтә. Ә аннан кайтуга авыл хуҗалыгы идарәсенең план бүлегенә чакырып алалар. 1988 елда “Сельхозхимия” берләшмәсенә директор урынбасары итеп күчерелә. 2002 елдан яңадан авыл хуҗалыгы идарәсендә.

Хатыны Гүзәл белән бер ул, бер кыз үстерделәр. Дүрт оныклары бар.

Күптән түгел Рәшит Мифтаховка “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International