Эшмәкәрләрне нәрсә борчый?

2019 елның 22 феврале, җомга

Эшмәкәрләрне нәрсә борчый?

Районда эшмәкәрләр белән җыелып сөйләшү булды. Җыелышны район башлыгы Илшат Нуриев алып барды. Очрашуда район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров катнашты.

Таныш йөзләр. Әнә, бер рәттә тәҗрибәле бизнесменнар тезелешеп утырган. Айдар Закиров (“Тайд-Фойл”), Тәлгать Закиров (“Круг”), Исхак Минхәиров, алгы рәтләрнең берсендә Мөндештән фермер Хәлим Гарипов, Айваннан яшелчәчелек белән шөгыльләнүче Нафил Гатауллин һ.б. Тулы бер зал.

Саннарга күз салыйк. Районда 1397 эшмәкәр исәпләнә. Шуларның 70тән артыгы авыл хуҗалыгында шөгыльләнә. 2018 елда урта һәм кече бизнес белән шөгыльләнүче оешмалар 27гә арткан. Районда тулаем житештерелгән продукциянең 30 проценты эшмәкәрләр хезмәте. Ә район бюджетына алардан 140 млн. сумнан артыграк салым кергән. Икътисадның бу өлешендә 2 мең 710 кеше эшли.

– Урта һәм кече бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең эше белән безнең Президент һәрдаим кызыксынып тора, – дип сөйләде район башлыгы Илшат Нуриев. – Атна саен республикада район башлыкларының эшмәкәрлекнең үсеше буенча чыгышлары тыңлана. Безнең өчен һәр эшмәкәр кадерле. Бүген без кызыксындыр- ган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә җыелдык. Районда кече һәм урта бизнесның үсешенә нәрсә комачаулый?

Иң башта кайбер эшмәкәрләр ишегалдындагы карга да бәйләнеп, башны катыралар, дип ризасызлыкларын белдерделәр.

Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төбәк идарәсе җитәкчесе Радик Шаһиәхмәтов:

– Ишегалдына өеп куелган кар теләсә кая түгелмәсен иде, – дип сөйләде. – Ул экологияне пычратырга, табигатькә зыян салырга тиеш түгел. Без чисталык кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар салмыйбыз, мәсьәләне карауны район комиссиясенә тапшырабыз. Һәркем экология һәм чисталык кагыйдәләрен үтәргә бурычлы.

Чүп-чарны түгү һәм аңа түләү мәсьәләләрен республиканың “Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе” идарәче компаниясе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Әхмәтова җентекләп аңлатты. “Чүп-чарны түгү, урнаш- тыру буенча хәл рес- публикада гади түгел, – дип сөйләде ул. – Һәр оешма коммуналь калдыкларны түгү буенча төбәк операторы белән килешү төзергә тиеш. Республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары нигезендә, каты көнкүреш калдыкларны түгү буенча бердәм тарифлар кертелде. Калдыклар буенча һәр предприя- тиенең паспорты бу- лырга тиеш. Нинди калдык ул, кайсы класска керә һ.б.

Калдыкларны түгү буенча бәяләр бинаның квадрат метрыннан алына (42 сум) дигән сүзне ишеткәч, эшмәкәрләр моның белән бөтенләй килешмәде. Берәүләр мин ит сатам, миннән бернинди дә калдык калмый, дисә, икенчеләр безнең зур бинага ул миллионнарча сумнарга җыела, бездә калдыклар макулатура гына, без аны болай да урнаштырабыз, дип ризасызлыкларын белдереп, калдыкларны түгү авырлыктан чыгып исәпләнергә тиеш, дигән тәкъдимнәрен әйттеләр.

Салым буенча кызыксындырган сорауларга Казандагы 5нче район- ара салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Сергей Логинов җавап бирде.

Яңа Кенәрдән Рафис Аксаков шулай ук үзен һәм башкаларны да борчыган мәсьәләне күтәрде.

– Терлекчелек һәм яшелчәчелек буенча дәүләт ярдәме әйбәт, – дип сөйләде ул. – Мин үзем үсемлекчелек белән шөгыльләнәм. Үсемлекчелеккә шулай ук федераль һәм рес- публика ярдәме күрсәтелә. Әмма респуб- ликадан алганы ашламага карап бирелә. Мин үзем, мәсәлән, ашламаны бик кулланмыйм, нәтиҗәдә тиешле субсидияне дә ала алмыйм. Ул субсидия бирү шартларын, ашламаны гына түгел, барлык чыгымнарны да исәпкә алып, үзгәртергә иде.

Очрашуда сөйләшкәннәрнең нәтиҗәсе булса иде, дигән теләктә калабыз. Эшмәкәрләр ешрак очрашырга кирәк, дигән фикер белән таралышты.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International