Хезмәт кешесен хөрмәтләп
Урта Курса фермасы мөдире Марс Хәйруллинның бирегә эшкә килүенә быел 46 ел тула икән. “Мин аңарчы да фермада идем инде, – ди ул. – Дәресләр беткәч күрше апаларга булышырга килә идем, ферма безнең бакча башында гына бит”.
Марс сигезенче сыйныфны тәмамлагач Арчага барып бераз укый да, фермага кайтып... сыер сава башлый. Ул елларда сыер савучы ир-егетләр бик сирәк иде әле. Биредә башкармаган эше калмый аның, соңгы 21 елда – мөдир. Хатыны Әлфинур алдынгы савымчы булды, район Советы депутаты итеп сайланды. Лаеклы ялга буаз тана бүләк итеп озаттылар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов Марс Хәйруллинны 60 яшьлек юбилее белән котлады, аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов Марс Хәйруллинның хезмәтләрен югары бәяләде. Коллективның бердәм, ферманың күп еллардан бирле районда иң алдынгы булуында мөдирнең роле зур. Узган ел һәр сыердан 7638 килограмм сөт сау- дылар. Гөлнара Шәфигуллина бер сыердан уртача 9606 килограмм сөт савуга иреште, барысы 255 тонна сөт сауды. Люда Андреева һәр сыердан – 8675 (барысы 247 тонна), Миләүшә Габдрахманова – 8887 (243), Фәридә Хәлиуллина 8495 (234) килограмм сөт савуга ирештеләр.
Хисап җыелышында бик күп алдынгыларның исемнәрен ишеттек. Хуҗалык рәисе аларның һәркайсын чакырып чыгарып, мактый-мактый бүләкләр тапшырды. Тракторчылар Шамил Яруллин, Мансур Хуҗиәхмәтов, Радик Минһаҗев, Динар Шакиров, Миннур Сафин, Илшат Абдуллин, Рафис Гафуров, Миннехәй Сафиуллин, Рәмис Шәрәфиев, азык әзерләү комбайнында эшләүче Ленар Хөснетдинов, Радик Минһаҗев, комбайнчылар Радик Хәбибуллин, Шамил Гыйбадуллин, Рәис Камалиев, Фәнил Хөснетдинов, Әхәт Шәрәфиев. Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин әле. Аларның кайсы суыткыч, кайсы кер юу машинасы, тузан суырткыч, кечкенә тегермән яки акчалата бүләкләр алды.
– Һәркемнән нәрсә кирәген алдан сорашып чыктык, – ди Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Барысы 550 мең сумлык бүләк алдык.
Ветераннарны да калдырмыйлар җыелышлардан. Аларның да иң активларына бүләкләр бар. Хәмит Әмиров, Мөдәрис Саматов, Реваль Сафин һ.б. бүген дә бик кирәкле кешеләр әле.
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина җирлеккә кергән авылларда халыкның тулы канлы тормыш белән яшәве, күп мәсьәләләрне “Курса МТСы” ширкәте ярдәмендә хәл итүләре турында сөйләде.
Матур эшләрдән соң ял итәргә дә ярый. Хезмәт кешесен болай олылау- лар бик аз хуҗалыкта гына калып бара. Мул табыннар артында, матур җырлар тыңлап, ял итеп кайта курсалар. Быел яраткан җырчыбыз Илсөя Бәдретдинова үз төркеме белән чыгыш ясады.
Ильяс Фәттахов