Биектау республиканың үсмер көрәшчеләрен үзенә җыйды

2019 елның 22 феврале, җомга

Биектау республиканың үсмер көрәшчеләрен үзенә җыйды: 20-21 февраль көннәрендә биредә “Сабантуй” журналы призына республика беренчелеге узды. Мәртәбәле турнирда үз көчен сынарга дип 565 көрәшче келәмгә чыкты. Бу – рекордлы күрсәткеч.
Бил алышулар үсмерләрнең яшенә карап ике төркемгә бүленгән: җиңүче исеме өчен 2003-2004 һәм 2005-2006 елда туган көрәшчеләр көч сынашты.
Нәтиҗәләре дә сөенечле: Арча районынына 1 чемпион, 3 призер кайтты. Муратов Динияр (2005 нче елгы, Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе) 60 кг га кадәрге авырлыкта чемпион булды. Шул ук мәктәптән Абдеев Салават (2005 нче елгы) 2 нче урында. Егетләрнең тренерлары – Хидиятуллин Фәнил Фәнисович. Ашытбаш мәктәбеннән Файзрахманов Райнур (2005 нче елгы, тренеры Саляхов Марат Радикович), Түбән Аты мәктәбеннән Хадиев Марат (2003 нче елгы, тренеры Лутфуллин Тахир Ахметович) 3 нче урынны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International