21 февральдә Чуваш Республикасының Чабаксар шәһәрендә 2003-2004 елларда туган яшүсмерләр арасында "Россия" профсоюзларының үзәк физкультура спорт җәмгыяте советының бокс буенча беренчелеге тәмамланды. "Арча" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Али Галиев 57 килограммга кадәр авырлык категориясендә призлы өченче урынны алды , тренеры - Галиев М. Г.