Янгында балалар үлеме – зур фаҗига
22 февральдә күрше Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында янгында ике бала һәлак булды. Биш балалы гаилә. Ул көнне әти-әни район үзәгенә киткән. Ике бала әбисе белән өйдә калган. Әбиләре өйдә янгын чыкканны күреп, күршеләренә йөгерә. Кире әйләнеп кергәндә үзе дә төтенгә тончыгып, аңын җуеп егыла. Әбине коткаралар, ә менә ике баланы коткара алмыйлар... Ул көнне республикада өч янгында 6 кеше һәлак булды.
Икенче көнне, 23 февральдә бәйрәм булуга карамастан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция булды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин күңелсез саннар әйтте. Ел башыннан республикада 570 янгын килеп чыккан. Янгыннарда 39 кеше һәлак булган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2,6 тапкырга артыг- рак. Рафис Хәбибуллин: “Республикада хәл бик катлаулы”, – диде.
Кукмара районында Яңа Сәрдек авылындагы янгын турында җитди сөйләшү булды. “Янгында балалар үлеме – бу искиткеч зур фаҗига”, – дип борчылып сөйләде Президент Рөстәм Миңнеханов.
– Кеше үлеменә китергән янгыннарның төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, электр һәм газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, ягу мичләрен һәм төтен юллыкларын дөрес урнаштырмау, – дип сөйли Рафис Хәбибуллин.
Янгыннарны булдырмау өчен министр профилактика төркемнәрен арттырырга, алар сос- тавына полиция, жирле үзидарә органнары, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләрен дә кертергә, халыкка янгын куркынычсызлыгы чараларын җиткерү турындагы эшне тагын да көчәйтергә тәкъдим итте.
Кукмарада булган янгынның нидән килеп чык- каны әлегә билгесез, тикшерү бара. Арча районы янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән сорау алучысы Наил Бәйрәмов: “Балаларны өйдә бикләп, ялгыз калдырырга ярамый, – дип кисәтә. – Янгын чыкса, урамга йөгерергә кирәген кат-кат өйрәтергә кирәк. Телефоннан файдалану яшендә булса, кая шалтыратырга кирәген аңлатырга – телефон номерларын күз алдына язып эләргә. Быел районда 6 янгын очрагы булды, шуның 4се мунчада чыкты. 1 кеше янып үлде. Тиздән кар эри башлый, ут чыбыкларын карап торырга кирәк. Фатирларга, шәхси йортларга янгынны белгертүче җайланманы алып куярга. Урыннарда янгын сүндерүче машиналар әзер булырга тиеш. Су алу җайланмалары – гидрантлар төзек булсын. Мунчаны артык ягып, кыздырмаска кирәк. Аны ягасың икән инде, даими карап тору зарур”.
Тагын бер кеше гомере өчен куркыныч нәрсә – ул газ. Республикада газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүдән баш тарту очраклары ешайган, фатирларга кереп булмый, фатирдагы газ җиһазларына хезмәт күрсәтүче оешмалар күп, аларның эшчәнлегенә контрольлек итү механизмы көйләнмәгән һ.б. Хәтта кайбер компанияләрдә белеме булмаган кешеләр эшләве билгеле булган.
Президент республиканың дәүләт торак инспекциясенә һәм прокуратурага газ хезмәте күрсәтүче компанияләр эшчәнлегенә аерата игътибар бирергә кушты. Хәзер атна саен шимбә киңәшмәсендә икешәр районны газ җиһазлары куркынычсызлыгы торышы турында тыңлаячаклар.
Румия Надршина