Арчага кунаклар килде
21 февральдә татар дөньясы Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтте. Әлеге көнне Арча районыннан чыккан әдәбият һәм сәнгать әһелләре туган төбәкләре Арча җирендә каршы алды. Аларның бергә җыелышып, районыбыздагы тел мәсьәләсе хакында беренче тапкыр гына сөйләшүе. Араларында Муса Җәлил премиясенә ия булган өч якташыбыз: Гөлзада Сафиуллина, Хәнәфи Бәдыйги, Рөстәм Галиуллин да бар.
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән түгәрәк өстәл артында аралашканда телгә, телне саклап калуда район тормышына бәйле тәкъдимнәр дә булды. Аралашу Арча районындагы тел мәсьәләсенә генә кайтып калмады, респуб- ликакүләм масштабтагы проблемаларны да сөйләштеләр.
Тел, милләт өчен янып-көеп йөргән Гөлзада Сафиуллина: “Минем берничә тәкъдимем бар: милли университет булмыйча, без телне саклап кала алмыйбыз. Ә телне авыл саклый, авылларда һәр мәктәптә татарның үткәнен чагылдырган музей булырга тиеш һәм авылларда бөтен шартларына туры китереп төзелгән клублар булырга, яшь буын вәкилләре чишмәләрне саклап, карап, чистартып торырга тиеш”, – дисә, берничә ел инде туган авылы Түбән Орыда яшәүче Илфат Фәйзрахманов: “Без шәһәргә киткәннәр һәрберебез туган авылларыбызны онытмыйча ярдәм итеп яшәргә тиеш”, – ди.
Ул үзе авыл өчен борчылып яшәве, авыл халкының ялын күңелле итү өчен бәйрәмнәр оештыруда да башлап йөрүчеләрнең берсе. Рифат Җамал да авылга гел кайтасы килеп торуын әйтә, “Йөрәк янганга кайтам”, – ди. Киләчәктә авыллардан чыккан якташларыбыз белән авыл җирендә очрашулар оештырырга кирәк дигән тәкъдимен әйтте ул.
Киләчәктә мондый рухтагы күрешүләрнең саны ешаер, чөнки район җитәкчелеге ул очрашуларның планын төзергә вәгъдә бирде. Район башлыгы Илшат Нуриев шулай ук сәләтле балалар белән эшләүче түгәрәкләргә дә якташларыбызны чакырырга уйлау ниятен җиткерде.
Тәкъдимнәр төрле. Хәнәфи Бәдыйги: “Арча районында милли мәгарифне үстерү стратегиясен булдырырга кирәк”, – ди, ә Кәрим Тинчурин исемендәге театр директоры, Казанбашта туып-үскән Фәнис Мөсәгыйтов “Тукай брендын җәелдерергә кирәк. Районда туган, яшәгән кешеләр, балалар горурланып, “безнең Тукай” дип яшәсеннәр”, – дигән фикерен җиткерә. Наил Касыймов, “Тукай дөньядан киткәндә дә көрәшкә чакырган”, – дип туган җиребездә телне күтәрү өчен бергәләп көрәшергә киңәш итте.
Наласа егете, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин авылындагы алдынгы укучыларга премияләр билгеләгән, берничә ел инде ул акчалар уку алдынгыларына тапшырыла икән. “Бала мәктәпне тәмамлаганда кимендә 10 татар халык җырын, Габдулла Тукайның шигырен һәм үзебезнең районнан чыккан язучыларның әсәреннән өзек белеп чыгарга тиеш. Шушы санап кителгәннәр арасында мәктәпләрдә конкурслар оештырырга кирәк. Чишмәләрне чистарткан балаларга үзләренең исемнәрен биреп, кызыксындырырга кирәк”, – ди Гөлзада Сафиуллина. Әңгәмәдә мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачарга кирәк дигән фикер дә, авылларны саклап калу, яшьләрне авылда калдыру турында да сүз булды.
Бу очрашу иҗат, сәнгать әһелләре өчен зур вакыйга булды. Һәм башка районнарга үрнәк тә. “Түгәрәк өстәл”дән соң кунаклар Арча районындагы мәктәп- ләрдә укучылар белән очрашуларда катнашты, балалар тарафыннан әзерләнгән милли гореф-гадәтләрне чагылдыручы чыгышларны карады. Соңыннан кунаклар табын артында күргәннәре белән уртаклашып, Арча районы һәвәскәрләренең чыгышларын карап хозурланды.
Розалия Зиннәтова