Арчада тәүге тапкыр

2019 елның 1 марты, җомга

Арчада тәүге тапкыр

Арча ДОСААФының машина йөртергә өйрәтү базасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган картинг ярышлары узды. Ачык ярышларда катнашырга Балтач, Кукмараның әлеге төр спортны үз итүче балалары да килде.

Ярышларны ДОСААФ оешмасы Арча Укучылар сарае, ЮХИДИ бүлеге һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлеге белән берлектә уздырды.

Картинг – спорт һәм күңел ачуның бер төре. Телевизорлардан бәләкәй машиналарга утырып ярышларда катнашучы малайлар, үсмерләрне еш күрергә туры килә. Мондый спорт төре безнең районда да бар. Балаларны кечкенә машиналарда йөрергә, аларны төзекләндерү серләренә Арча Укучылар сарае педагогы Надир Исмәгыйлев өйрәтә. Надир бу хезмәттә әле икенче ел гына булса да, әлеге спорт түгәрәге мәктәптә инде 13нче елын эшли. Балалар машиналарда йөрергә кызыксынып килсә дә, кышын автодромга чыгып булмый башлап, төзекләндерү эшләренә тотынгач, күбесе өйрәнәсе килмичә калдырып китәләр. Ихластан, чынлап та өйрәнәм дип йөрүчеләр генә кала түгәрәктә.

Ә тормышта кечкенәдән барысын да белеп үсү бик кирәк. Кечкенәдән өйрәнгән гомер буе онытылмый дигәннәре дә хак. Кукмарадан килгән әти кеше Рөстәм Галимов та дәлилләр китерде бу фикергә. “Мондый түгәрәк безнең районда 1980 еллар ахырыннан ук эшли инде. Икенче улым 10 елдан артык йөри шушы түгәрәккә. Олысы да 10 елдан артык йөреп, армиядә хезмәт итеп кайтты, хәзер “КамАЗ” машинасын иярли. Картинг түгәрәгенә улларымны хет машина ачкычы тотарга өйрәнсеннәр дип алып барган идем. Үзләренә бик ошап китте дә, техниканы әйбәт беләләр, укытучылары Володя ярдәме белән хәтта иске тимерләрдән машина җыйдылар, рульдә йөрергә генә түгел, техниканы сизәргә дә өйрәнделәр. Ярышларга гел йөреп торабыз. Россия чемпионатында да катнаштык. Бу спорт төре ир балаларга түземлелек, үз-үзенә ышаныч, максатчанлык тәрбияләү өчен дә бик кирәк”, – дип сөйләде ул.

Арчаның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеев инициативасы белән оештырылган ярышка Әлмәт шәһәреннән дә килергә ниятләгәннәр, тик һава торышы бозылып, буран булу сәбәпле, килә алмадылар. Рөстәм Ренат улы оештыручы гына түгел, ярышның иганәчесе дә. Мондый төр ярышны ул ноябрь аенда үзебезнең районда шөгыльләнүчеләр арасында уздырган иде. Ярышларның максаты балаларны техникага кызыксындыруга, машина руле артына утыр- гач югалып калмаска ярдәм итүен әйтә.

Район дигәннән, картинг белән Арчада гына түгел, Яңа Кенәрнең мөмкинлеге чикләнгән балалар интернат-мәктәбе укучылары да шөгыльләнә. “Ай саен бер тапкыр Арчага автодромга киләбез, ә үзебездә теориясен өйрәнәбез”, – ди укытучылары Илфат Галимҗанов. – Түгәрәккә 12 бала йөри. Йөрисе килгәннәр күп, тик барысын да өйрәтергә өлгереп булмый бит. Практик дәрестә без көпчәк алмаштыру, кабарту, май алмаштыру, вак-төяк ремонт эшләрен башкарабыз. Балалар киләчәккә әзер булып үсәргә тиеш, дип саныйм мин. Якын араларда машинада йөрергә Арчага атна саен килү мөмкинлеге чыгачак, дип өмет бирде җитәкчелек. Бүген 2 баланы алып килдек. Мондый ярышларда әле беренче генә катнашабыз, шунлыктан, өйрәнсеннәр, бераз чирканчык алсыннар дип килдек”.

Ярышлар катнашучыларның яше һәм машиналарның көчлелеге буенча 3 төрдә узды: 8-14 яшькә кадәрле “Стриж”, 8-14 яшькә кадәрле “Хонда-200”, 12-17 яшькә кадәрле “Хонда-270”. Балалар шулкадәр кызып, тырышлык белән ярышты, аларның хис-тойгылары тамашаны күзәтүчеләргә дә күчте. ДОСААФ җитәкчелеге ярыш оештыруга бик яхшы әзерләнгән: алар өчен кайнар чәй, хәтта киемнәрен киптерү өчен җылыткычлар да бар иде.

Нәтиҗәләргә килгәндә, арчалар 3нче  урын алса да, бу беренчегә тиң. Чөнки чит командалар белән ярышу ул тәҗрибә туплау, чыныгу, белемеңне арттыру, ышаныч өстәлү дә. Җиңүчеләр грамота, медаль һәм истәлекле бүләкләр белән генә түгел, истәлеккә төшкән фотолар белән дә кайтып китте.

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International