Команданы Ләйсән, Резедәләр тота!

2019 елның 1 марты, җомга

Команданы Ләйсән, Резедәләр тота!

Баскычтан Арча стадионына таба атлыйм. Көндезге сәгать 1. Стадион чаңгычылардан шау-гөр килеп тора. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр мәш килеп ярышка әзерләнә. Ул ара да булмый, 40 яшькә кадәрле хатын-кызлар старттан кузгала...

Һәр команда үзенекеләр өчен җаната. Мәгариф учреждениеләренең башлангыч профсоюз оешмалары ярышы бу. Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов үзе дә шунда. Арчаның 7нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәев чаңгычыларны стартка җибәреп һәм каршы алып тора. Көн әйбәт. Иртәнге якта усалланып искән җил дә ничектер тынып калган. Тирә-юньдә уен-көлке, чаж-чож чаңгы тавышлары ишетелеп тора. Ярыштан килгәч, кайнар чәй эчеп алалар. Оста чаңгычыларны әллә каян күреп аласың. Арчаның 11нче бакча тәрбиячесе Резедә Хәбибуллинаның чаңгыда йөрүен күпләр сокланып карап торды. Финишка да беренче килде ул. Ә менә 40 яшьтән узганнар арасында 5нче гимназиядән Гүзәл Абдуллинага тиңнәр булмады. Алар чыныккан чын спортчылар. 40 яшькә кадәрле ир-атлар арасында Арчаның 6нчы мәктәбе физик тәрбия укытучысы Рәнис Нәбиуллин шулай ук финишка беренче килде. “Нәрсә бәрабәренә беренче килдең?” – дип сорагач, Рәнис: “Яшьлек бәрабәренә!” – дип җавап бирде. Рәнискә 33 яшь. Ә менә 40 яшьтән узганнар арасындагы ярышта Лесхоз мәктәбе җитәкчесе Васыйл Шакировның чаңгыда йөргәнен күрсәгез иде сез! Кайбер яшьләрнең борынына чиртә әле ул! Күренеп тора: директор чаңгыда даими йөри. Һәм финишка да беренче килде! Афәрин!

Бу ярыш кына түгел, бу табигать кочагында үзара аралашу, чаңгыга басмаганнарга сәламәт тормыш рәвешенә, спортка омтылыш, бер адым да. Лесхоз мәктәбеннән 50дән узган Дания Фәхриеваның чаңгы ярышына килми калганы юк. Афәрин, 38 чаңгычы арасында финишка дүртенче килде ул! “Эх, өчлеккә кереп булмады!” – дип уфтана әле.

Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Гөлнара Гыйниятуллина Айван авылында үзләре чаңгы юлы салып, даими рәвештә чаңгы шуулары турында сөйләп торды. Яңа Кенәр балалар бакчасында эшләүче Рәмзия Гайфуллина да спорт ярышларыннан калмый. “Быел чаңгыга баскан юк иде әле”, – дигән була, ә үзе чаңгыда элдертә генә... Мин аның бассейнда йөзгәнен карап торган бар. Йөзеп тә карый ул!

Хатын-кызлар эстафетасы башлангач, Арчаның 6нчы балалар бакчасының яшь тәрбиячесе Ләйсән Галимуллина үз командасы өчен җанатып та карады! Эстафетаны хезмәттәшенә беренче булып тапшырды да, тиз генә кайнар чәй йотып, тагын чыгып чапты – эстафетада катнашкан хезмәттәшләренә көч-куәт биреп торды. 6нчы бакчаның профсоюз оешмасы җитәкчесе Гөлнара Шәвәлиева: “Бик булган кыз, – дип Ләйсәнне мактап торды. – Чаңгыда шәп шуа. Иске Кырлай мәктәбендә чаңгы шуып килгән кыз Арча педагогика көллиятендә тагын да остара”. Менә Ләйсәннең чаңгы тарихы кая барып тоташа! Уңышлар аңа! Тырышлыклары бушка китми, эстафетада аларның командасы 2нче урынны алды. 1нче урында – Арчаның 11нче балалар бакчасы командасы. Ә катнаш эстафетада Иске Кырлай мәктәбе командасы җиңә. 2нче урында – 5нче гимназия, 3нче – Лесхоз мәктәбе.

Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, Түбән Мәтәскә мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы – 1нче, 5нче гимназия – 2нче, Апаз мәктәбе 3нче урынны ала. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International