Легендар спортчы
23 ел буе район спорт комитетын җитәкләгән Хәйруллин Равил Гомәр улына 60 яшь тулды.
Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов юбилярга район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды.
– Ул чорда Арча көрәшчеләре өч ел рәттән рес- публикада беренче урынны яулады, – диде юбиляр. – Аннан соңгы елларда да призлы урыннарны алып килдек.