Шамил абыйга 90 яшь
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 24 февральдә Арча шәһәрендә яшәүче Шамил Әскәровны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Шамил абый 7 балалы гаиләдә үсә. Әти-әнисе колхозда эшли. 7 сыйныфны тәмамлаганда сугыш башлана. Малайга өлкәннәр белән янәшә эшләргә туры килә, окоп та казый, урман кисә, ашлык әзерләүдә катнаша. Иртә таңнан төн җиткәнче эшләргә туры килә.
1949 елда армия сафларына алына. Бер ел Хабаровск өлкәсендә хезмәт иткәч Кытайга җибәрәләр. Корея сугышы тәмамлангач 1953 елда туган якларга кайта, тракторда эшли. Хатыны Рәдифә белән бер кыз, бер ул үстерәләр.