Бәйрәмен мәчеттә уздырды

2019 елның 1 марты, җомга

Бәйрәмен мәчеттә уздырды

Нурания апаның горурлыгы да, терәк-таянычы да балалары. Әле аягында йөргәндә үз йортыннан китәсе килмәгән анага үзе теләгәнчә яшәргә мөмкинлек биргән алар, авылда яшәүче улы Альберт белән килене Саймә көнгә әллә ничә килеп-китеп йөри. Кирәгенә йортында телефоны бар.

Балалары горурлыгы диюем, юкка түгел, балачагында үзе әби назы биреп, борынгыдан килгән милли йолалар үрнәгендә әхлаклы итеп үстергән оныгы Анжеликаның бүгенге көндә Швейцариядә яшәп, Берләшкән милләтләр ассамблеясында эшләве нинди дәрәҗә бит!

Нурания апаның 90 яшьлек гомер бәйрәменә балалары, туганнары да җыелган. Туган көне Яңа Кенәр мәчетендә Коръән ашы укып уздырылды. Юбилярны бәйрәме белән котлап район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов та килгән иде. Гөлнара Фидаил кызы РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Нурмөхәммәт кызы Нурания Мари Иленең Бәрәңге авылында туа. 7 сыйныфны тәмамлагач, Арча педагогия училищесына юл тота кыз. Тик тормыш мәшәкатьләре бер генә ел укырга мөмкинлек бирә үзенә. Укуын калдырып эшли башларга мәҗбүр була кыз, Бәрәңге райпосында эшли башлый. Тормыш сукмагы Габделхәй атлы егет белән кушылгач, хезмәтен Яңа Кенәр сельпосында дәвам итә, аннан шактый еллар Арча төзелеш материаллары комбинатында эшләп лаеклы ялга чыга. Габделхәй абый да заманында колхоз рәисе булып эшләгән. Аннан озак еллар яшелчә киптерү заводында баш хисапчы булган.

Нурания апа белән Габделхәй абый 5 балага гомер бирә. Икесе яшьли вафат булса, өчесе әти-әниләрен онык- лары белән бүләкләп игелек күрсәтеп гомер итә. Кызганыч, бүгенге көндә инде Роберты да дөньяда юк, Нурания апа улы Альберт, кызы Сәвия гаиләләренең тәрбиясендә игелекләрен күреп яши.

Хуҗиннарның нәсел тамырлары чит илләргә кадәр киткән. Гомере буе республика клиник онкология диспансерында эшләгән Сәвия апаның тормыш иптәше төзелеш-реставрация компаниясе җитәкчесе буларак, Казан Кремлен, Петропавел соборын яңартуда катнаша. Кызлары Анжеликага яшьтән Европада белем алу мөмкинлеге тудыра ата-ана. Математика фәннәре кандидаты булган кызлары аларны нәсел дәвамчысы ир бала онык белән куандырган.

Нурания апаның бүгенге көне күпләр кызыгырлык. Сөбханалла! Аякларында үзен-үзе йөртә, зиһене камил, колаклары ишетә, күзләре дә зарланырлык түгел. Сугыш елларында балачагына эләккән, соңрак яшьлегендә күргән нужаларга сабыр иткәнгә, Аллаһы Тәгалә бәхетле картлык бүләк иткән үзенә.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International