Яңа энциклопедия белән таныштырдылар

2019 елның 15 марты, җомга

Яңа энциклопедия белән таныштырдылар

“Казан арты” тарих-этнография музеенда “Татарстан Республикасының торак пунктлары: иллюстрацияле энциклопедия” (“Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия”) китабын тәкъдир итү булды.

Китапны төзүчеләр — Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедия- се һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре, хезмәткәрләре дә кайтты. Энциклопедияне тәкъдир итүне Арчадан башлаганнар. Чөнки Арча районы икътисад, фән, мәдәният һәм мәгариф үзәге. Биредә халыкның борынгыдан килгән йола-традиция- ләре, гореф-гадәтләре саклана.

Энциклопедиянең дөнья күргән 1нче томына республиканың 14 районы кергән һәм ул әлегә рус телендә нәшер ителгән. Анда 1057 авыл турында мәгълүмат тупланган.

Энциклопедиядә Арча районының барлык авыллары турында да мәгълүмат бар. Хәтта колхозларның, мәктәпләрнең тарихына кадәр тупланган. Шулай ук Арча районында туып-үскән 187 танылган якташыбыз, үсемлекләр, җәнлек, кошлар, туган ягыбызның табигате турында да биредә мәгълүмат алырга мөмкин.

Китапны төзүчеләр материаллар туплауда ярдәм иткән райондашларыбызга рәхмәт әйтеп, энциклопедияне бүләк итте. Димәк, тарихны саклаучы китап белән китапханәләрдә танышып булачак.

Киләсе ике ел эчендә татар телендәге басмасы да дөнья күрәчәк. Ә аңарчы институт хезмәткәрләре райондашларда сакланган истәлекләр, тарихи ядкәрләр, тарихны саклаган фото, мәгълүматлар туплап, бергә хезмәттәшлек итәргә чакыр- ды, татарча басма- га шул мәгълүматлар да өстәлеп, баетылып биреләчәк. Бурыч — районда ирешкән уңыш- ларны, аның тарихи-мәдәни һәм табигый мирасын, шушы төбәктә, туып-үскән күренек- ле шәхесләрнең һәм биредә яшәүче данлык- лы кешеләрнең эшчәнлеген таныту. Райондашларыбыз тәкъдим иткән материаллар институт хезмәткәрләре тарафыннан җентекләп өйрәнеләчәк һәм тарихи-мәдәни кыйммәткә ия дип табылган очракта, авторы күрсәтелеп, онлайн-энциклопедия- дә урын алачак. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының адресы: 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 56нчы йорт. Язма һәм фотоларны электрон почта аша ite-arsk@mail.ru адресына да юлларга мөмкин.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International