Ышанычлы кулларда

2019 елның 15 марты, җомга

Ышанычлы кулларда

Тормышыбыз бик тиз үзгәрә. Әле кайчан гына Арчада да суны коелардан ала идек. Ул канализациянең нәрсә икәнлеген белгән кеше дә булмагандыр.

“Водоканал–Сервис” ширкәтенең биологик чистарту корылмалары җитәкчесе Айдар Һидиятуллин, ширкәтнең баш инженеры Шамил Шакирҗанов белән әлеге предприятие биләмәләрен карап йөрибез. “Дәүләт эчендәге дәүләт инде бу”, – ди баш инженер. Дөрес- тән дә, тәэсирләнде- рерлек, озын, борылмалы коридорлардан узабыз, баскычлар буйлап өскә күтәреләбез. Зур шаңда болганчык су, монысы шәһәрдән торбалар буйлап агып төшкәне. “Ә менә монысында микроблар суны чистарта, аңа гел һава кудырып торабыз. Чөнки микроб- ларга кислород кирәк, аларга артык түбән дә, югары да температура ярамый”.

– Без судан 17 төр буенча анализ алабыз, – дигән иде лаборатория мөдире Сәлим Гайфуллин. Бирегә кергәндә суның составы ачыклана. Болганчык су катнашмалардан араланып беткәч, Казансу елгасына агызыла.

Бер тәүлеккә 2 мең кубометрга кадәр ташландык сулар кабул итү мөмкинлеге бар. Әлегә ул 1700 кубометрдан артмый. Заманында елгаларны пычрату белән яманаты чыккан сөт комбинаты сулары да шушында чистартыла.

Айдар Һидиятуллинны җитәкчеләре яхшы белгеч, дип бәялиләр. Казан дәүләт технология университетын бик яхшы билгеләренә тәмамлаган. “Тирә-як мохитне инженер сак-лау” белгечлеге алган, инженер-эколог. Нәкъ кешесе инде менә! Территория яшеллеккә күмелгән, чыршылар инде күккә ашкан, алмагачлар алма бирә. Дүрт сменага бүленеп эшлиләр, дүртесенең дә чәчәклекләре бар. Зур шаннарның берсендә сыерчык оялары эленгән. “Безнең җимлек тә бар әле, – диде Айдар. – Кыш буе кош- ларны ашатып чык- тык”.

Капканы кергәч тә “Тимер Феликс” басып тора. Эшчегә тимердән һәйкәл куйганнар, кулларына эш кораллары тоткан. “Үзебезнең цехлар бар безнең, осталарның куллары алтын”, – диделәр.

Коллективта 24 кеше эшли. Эретеп ябыштыручы Илдус Гарифуллин, һава өрдерү машинисты Илдар Сираҗиев, слесарь Илшат Гарифуллин, шофер Раушан Касыймов – хезмәт алдынгылары.

Шушы мөмкинлектән файдаланып, районның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, барыбызга да кирәкле хезмәтләрендә уңышлар телибез!

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International