Эш планы нигезендә, гаиләгә һәм гаилә элемтәләренә бала хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, әлеге мәсьәләләр буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан, 2019 елның 22 мартында 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49 телефоннары буенча «кайнар линия» эше оештырылачак. "Кайнар линия» телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре катнашачак.