Фән эшлеклеләре район башлыгы белән очрашты

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Фән эшлеклеләре район башлыгы белән очрашты

Соңгы вакытта республика җитәкчелеген авылларның киләчәге борчый, яшьләрне авылларда калдыру юллары турында уйланалар. Бу – ил буйлап проблемага әйләнде, чөнки Россиядә авыллар юкка чыга, меңәр гектар җирләр эшкәртелми әрәм булып ята. Белгеч-галимнәр 2019, 20, 21 еллар авыл халкы, җир өчен авыр булачак, ди. Авылларны саклаучы, үз гаиләсен генә түгел, авыл халкын күтәрүче кешеләрне табарга кирәк, дигән тәкъдим белән чыга алар.

Узган атнада VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Президент Рөстәм Миңнеханов авыл эшмәкәрләре белән тыгыз элемтә сак- ланырга тиешлеген әйтте. “Без авыл аша милләтне сак- лыйбыз, шәһәрдә бу авыр. Татарстанда әле мөмкинлек бар, чит өлкәләрдә телне, гореф-гадәтләрне, динебезне саклап калу бик авыр. Әгәр син көчле, нык, кесәңдә бераз акчаң бар икән, авыл өчен дә, бүтәннәр өчен дә ярдәм күрсәтә аласың”, – диде. Тик эшмәкәр булырга һәркемнең дә мөмкинлеге, сәләте җитәрлек түгел.

Район башлыгы Илшат Нуриев авылларның киләчәге, яшьләрне районга, авылларга тарту юллары турында һәр очрашуда уйланырга чакыра. Күптән түгел Арча районыннан чыккан сәнгать әһелләре, каләм ияләре белән тел турында сөйләшү барышында да бу фикер күтәрелгән иде. Ә узган атнада районыбыздан чыккан фән галимнәре белән очрашу барышында әлеге мәсьәлә уртага салып сөйләшенде. Киләчәктә галимнәр белән очрашулар оештыру өчен юл картасы төзелде. Алар заманында үзләре белем алган мәктәпләргә очрашуларга кайтып, балалар белән ихлас әңгәмәләрдә аралашачак. Фән эшлеклеләренең һәммәсе балаларны максатчан килешү нигезендә һөнәргә укыту юлын уңайлы дип тапты. Ул район өчен дә файдалы: эшкә белгеч кайта, ә студентларга укып бетергәч эш урыннары әзер булачак, өстәвенә укыган елларында шактый күләмле суммада стипендия алып укыйлар. Заманында рәхәт вакытлар булган: югары уку йортына керү дә проблема түгел, укып бетергәч авылыңда, районда сине эш урыны көтеп тора. Мәсәлән, Казан дәүләт ветеринария академиясендә 30 еллар элек Арча районыннан гына 60ар бала укыган, ә бүгенге көндә 10.

Очрашуда катнашкан фән докторларының һәммәсе авылларда татар мәктәпләрен тәмамлап, фән юлыннан киткән шәхесләр: Рүзәл Йосыпов Кышкардан, филология фәннәре докторы, академик, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Тәлгать Шиһабиев Иске Йорттан, техник фәннәр докторы, академик, ТАССР һәм РСФСРның атказанган төзүчесе, Тәлгать Мәгъсүмов Шушмабаштан, техник фәннәр докторы, ТРның атказанган машина төзүчесе, Финсур Әхмәтов Хәсәншәехтән, биология фәннәре докторы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Гаптерәүф Нуриев Урта Бирәзәдән, филология фәннәре докторы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рифат Корбанов Мирҗәмнән, ветеринария фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Әнәс Гыйльманов Штерәдән, медицина фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган табибы, Фәния Җамалиева Дүртөйледән, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТРның атказанган агрономы, Ризилә Әсретдинова Сеҗедән, ветеринария фәннәре докторы, Айрат Сабиров Яңа Иябаштан, биология фәннәре докторы, Данил Вафин Чиканастан, техник фәннәр докторы, профессор. Гомумән, безнең районнан барлыгы 30дан артык фән докторы чыккан.

Бүгенге сөйләшүдә һәммәсе үз фикере белән бүлеште: сыйныфтан тыш эшләрне арттырырга кирәк, балаларның вакытлары да файдалы үтсен, сәламәтлекләренә дә зыян килерлек булмасын, мәктәпләрдә балалар белән әдәби мирасны онытмыйча, чаралар уздырырга, яшьләргә киләчәккә перспективаны: торак шарты, булачак яңалыкларны күрсәтеп кызыксындырырга, мәктәп- ләрдә балаларга башлангыч сыйныфлардан башлап ачык дәресләр уздырырга, балаларның хыялын, омтылышын вакытында күреп алып, аңа киләчәктә шул юлдан китәргә ярдәм итәргә кирәклеге, районда туристлык эшчәнлеген җәелдерергә, балаларны җир кадерен, туган туфрак кадерен белеп үстерү мөһимлеге турында сөйләшүләр булды. Киләчәктә ул фикерләр тагын да баетылып, яңа тәкъдимнәр дә булыр.

Аннан кунаклар “Казан арты” тарих-этнография музеенда булды һәм Арчаның 6нчы мәктәбендә укучылар белән очрашты.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International