Арабызда менә нинди кешеләр яши!

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Арабызда менә нинди кешеләр яши!

Гаҗәеп гаилә белән таныштырганы өчен районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллинага рәхмәт.

Безне Арчада Равил Хәйретдинов каршы алды. Төс-кыяфәте белән Кавказ халкына охшаган. Машинага утырып, Арча станциясенә төшеп киттек. “Без Дагстанда яшәдек, милләтебез буенча татарлар, – дип үзе белән таныштырды Равил. – 1995 елда Казанга кайттык. Менә хәзер Арчада яшибез”.

Безне Лилия ханым (ире Ләйлә дип дәшә) каршы алды. Бик ачык ханым. Керүгә улларының бүлмәләре, аларның кул эшләре белән таныштыра башлады. Лилия белән Равил Хәйретдиновлар тәрбиягә 13, 14, 15 яшьлек өч малай алганнар. Әле узган елның гыйнварында гына алып кайтканнар. “Кечерәкләрне алырга уйламадыгызмы?” – дип сорыйм. “Без бит инде хәзер 60та, аларны аякка бастырасы бар бит. Дөнья хәлен белеп булмый...” – диде алар. Балалар Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә укыйлар. “Мин аларны сагынып торам, – дип сөйли Лилия ханым. – Равил үзләрен ял көннәренә машина белән барып ала, дүшәмбе иртән илтеп куя. Алар үзләре дә сагына”.

– Без тәрбиягә бала алган гаиләләрдә булып торабыз, – дип сөйли Рафия Гомәровна. – Аш-сулы искиткеч гаилә бу. Берьюлы килсәк, Лилия ханым күп итеп камыр баскан, малайлар белән бергәләшеп, камыр ризыклары әзерлиләр, кем нәрсә ярата.

– Иң кечкенәсе, 13 яшьлеге, Андрей пешерергә ярата, – дип сөйли Лилия ханым. – Юра җырлый, бии, Данил физик күнегүләр ясарга хирыс, шигырь сөйләргә ярата.

Бергәләшеп телефонга төшерелгән видеоны карыйбыз. Данилның туган көнен үткәрәләр. Юра анда тулы бер концерт куйган. Җырлый-җырлый бии. Каян сүзләрен өйрәнеп бетергән. Аңа Данил кушыла...

– Без Казанда Вьетнам базары янында гына яшәдек, – дип сөйли Лилия ханым. – Эшсез торып булмый бит, башта пирожкилар пешереп саттым, аннан сатучы булып эшләдем. Соңыннан үзем, шәхси эшмәкәр булып, сәүдә итә башладым. Кием-салым саттым. Базар янганда 3 млн сумлык товар янды безнең! Кием-салым, күчтәнәчләр белән картлар интернатына, балалар йортына барабыз. Әле дә Дербышкидагы балалар йортына барып торабыз. Үзебезгә кунакка андага балаларны алып кайтабыз. Китмибез, диләр...

Сез Лилия ханымны күрсәгез иде, шулкадәр ягымлы, кече күңелле. Бу ханымда шулкадәр миһербанлык, шәфкатьлелек каян килде икән, дип аптырыйсың! Әле бер көнне генә берәү: “Кавказ халыкларында ташланган ятим балалар юк”, – дип сөйләп торган иде. Әллә соң Лилия белән Равил Хәйретдиновларның да Дагстанда туып-үсүләре, шунда гомер кичерүләре шундый кече күңелле иттеме икән? Лилия ханым үзе дә: “Дагстаннан күчеп кайтуы бик авыр булды, – дип сөйли. – Без анда Махачкалада Каспий диң- гезе буенда яшәдек. Ишек- ләр дә бикле түгел иде. Күршеләр бер-беребезгә йөрешеп, кирәк әйбер булса сорап, аралашып яшәдек. Казанга кайткач авыр булды...”.

Лилия ханымның аш-суга осталыгына да исең китә. Өстәлендә төрледән-төрле кайнатма: җиләк, абрикос, слива, айва.. Бөтен өйгә татлы борыч, тәмләткечләр белән пешерелгән дөгеле итнең (голубцы) хуш исе таралган. Җылы якта яшәгән халыкның әзерләгән ризыгында барыбер дә үзләренә генә хас бертөрле зәвыклы тәм була. Болар бар да балалар, ятимнәр бәхетенә.

Хәйретдиновларның үз балалары Илдар белән Фәридә инде үзләре хәзер балалар үстерә, икесе дә Казанда яшиләр. Фәридә малайлар бүлмәсе стенасына зур карта алып кайтып элеп куйган. Карагыз, өйрәнегез, дип.

– Безнең максат малайларны гаилә җылысында яшәтү, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, – диләр Лилия белән Равил.

Язманы әзерләгәндә Яңа Кенәр интернат-мәктәбе директор урынбасары Мөслимә Хәбибрахманова белән дә сөйләштем. Ул бу гаилә, малайлар турында бары уңай фикерләр генә әйтте.

– Хәйретдиновлар ялга алырга килгәч, балалар әти-әни дип кочаклап алалар үзләрен, – диде Мөслимә Рөстәмовна.

Арабызда менә нинди кешеләр яши!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International