Авылның аяклы тарихы
Кышкарда яшәүче Хәтимә апаның 90 яшьлек юбилей көне үз урамнарында яшәүчеләр өчен чын бәйрәм булды. Әбине котлап иртәдән йортка күрше-күлән, туган-тумача агыла башлады. Хәер, күршеләр аның өендә көтеп алынган якын кешеләре, сукмакка кар төшермиләр.
Хәтимә Сөләйманованы гомер бәйрәме белән котлап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәкләр, бүләкләр тапшырды. Күрше-күлән апалар Рамил Гарифҗановка әби турында фикерләрен җиткереп калырга ашыкты. “Ул – авылыбызның ак әбие, киңәшчесе, һәркемгә ярдәмчел. Кирәк булса, балаларны, оныкларны да карап, күз-колак булып тора”, – диләр. Ә авылның имам-хатыйбы Радик Кәримов Хәтимә апаны “Авылның аяклы тарихы, үткәннәрне аңардан сораштырабыз, зиһене дә әйбәт, шөкер”, – ди. Әбинең туган көнен котларга килгән Радик хәзрәт аның исәнлегенә Коръән аяте багышлады.
Үзен котларга килүчеләргә юбиляр да җавапсыз калмады – иркен сулыш белән яратып башкарган авыл көен җырлап бирде. Иңнәренә төшкән кайгыларны, авыр- лыкларны гомере буе җыр белән басып яшәгән ул. Яшьләй, бер-бер артлы ирен, улын, киленен, оныгын җир куенына иңдергән ананың эчендә нинди генә сагыш уты янмыйдыр?..
Гомере буе хезмәт белән яшәгән Хәтимә апага күңел яраларын онытып торырга да эш ярдәм иткәндер. Бүгенге көндә дә сараенда сарык асраучы ялгыз гомер итүче әбинең тормышы үрнәк кенә түгел, батырлыкка тиң. 82 яшенә кадәр сыер асраган, быелгы кыш башына кадәр үгез, тана да тоткан, казлары да булган әле. Сарык йонын узган көздә дә үзе алган. Йөрәге түзми, бәрәңгене утырту, алу эшләрендә дә катнаша икән. Казанда яшәүче кызы Халисә белән оныгы Айнур кайтып булыша үзенә. Соңгы вакытта Халисә апа атнаның 3-4 көнен әнисе янында уздырырга тырыша.
Тормыш яшьтән сыный Хәтимә апаны. Әтиләре сугышта ятып калган, әниләрен авырту яшьли гүр иясе иткән. Гаиләдә алар 6 бала туа. Кайсының гомере сабый вакытында, кайсының үсеп җиткәч, өлкәнәйгәч өзелә, бүгенге көндә инде аның бертуганнары юк.
14 яшеннән колхоз эшенә керешкән Хәтимә апа кая куйсалар шунда эшләгән. Сугыш барган һәм аннан соңгы еллардагы черек бәрәңге күмәче бүген дә онытылмый, ипи тоткан саен исенә төшеп йөдәтә. Бүгенге тук заманга, тормыш рәхәтлегенә сөенеп туя алмый ул. “Элек халыкның үз мунчасы да юк иде бит, – дип көрсенә. – Ярты авыл халкы безнең кара мунчага йөри иде”.
Аллаһы Тәгалә Хәтимә апаны озын гомер, сәламәтлек, үз күзләре белән дөнья яктылыгын күрү, ишетү, камил зиһен белән бүләкләгән. Ул нигъ- мәтләр ак күңелле, иге- лекле, сабыр, ярдәмчел, кешелекле, тырыш булганы өчен генә түгел, бәлки бианасын тәрбияләп соңгы юлга озатканы, аның хәер-фатыйхасын алып калганы, шифалы сулышлары белән авыл халкын сихәтләндерүе өчен дәдер.
Розалия Зиннәтова