Кече Әтнә... сагындырасың

2019 елның 22 марты, җомга

Кече Әтнә... сагындырасың

Арчада яшәүче Асия апа Шәйхетдиновага 90 яшь тулды. Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова котлады. Рамил Гарифҗанов Асия апага РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәкләр, бүләкләр тапшырды. 

Асия апа Кече Әтнә авылында туып-үскән һәм шушы авылда гомер кичергән кеше. 2000 елда ире Фәттәхетдин вафат булгач, Арчага улы Нуретдин гаиләсенә яшәргә килә. “И-и, безнең авыл бик матур урынга урнашкан иде, – дип сөйли юбилеена җыелышкан балалары. – Тирә-ягы урман, су коенырга елгасы, хәтта изгеләр чишмәсе дә бар. Хәзер кеше яшәми инде анда, авылыбыз бетте. Бәлки юлы булса, бетмәгән дә булыр иде… Безнең авылны киленнәр дә сагына”. Ә шулай да бөтен авылдашлар җыелышып авылда Сабантуй үткәрәләр.

Асия апа Фәттәхетдин абый белән 4 бала (бер малай, өч кыз) тәрбияләп үстерәләр. Олы кызы (1952 елгы) Саниясе генә менә, бакыйлыкка күчкән. “Асия апа, нинди кеше сез? Юашмы, усалмы?” – дип сорыйбыз. “Юаш булдым, ирем дә бик әйбәт кеше иде”, – ди Асия апа. “Әни безнең бик сабыр”, – диде кызлары. “Безнең әни колхозда печән, салам эскертләре өйгәндә эскерт башында торган кеше, – дип сүзгә кушылды улы Нуретдин. – Көчле, булган кеше булмасаң, эскерт башына менгермиләр. Ә әти алдынгы шофер иде. Әнинең әтисе Мәгъсум бабай оста сәгать төзәтүче булган. Кулы һөнәр белгән кеше ач тормаган”.

Әнисе Маһирәбикә Асиягә 3 яшь вакытта ук мәрхүм булган. Бер бала була ул. Әнисе эссе көнне салкын сөт эчеп әрәм булган. Асия апага үги әни белән яшәргә насыйп була. Сугыш еллары ачысын да татый. Гомере колхозда төрле эшләр башкарып үтә. “Бүгенге тормышым бик рәхәт, Аллага шөкер”, – ди Асия апа. Без килгәндә янәшәсендә кодагые, килене Фәнүзәнең әнисе Фәүзия апа утыра иде.

...Табын тулы сый-нигъмәт. Асия апаның туган көне хөрмәтенә балалары, якыннары бергә җыелып Коръән ашы үткәрәләр. Һәркем Асия апага исәнлек-саулык, тыныч тормыш тели. Без дә шул теләктә. Амин.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International