70 төрле һөнәр иясе

2019 елның 22 марты, җомга

70 төрле һөнәр иясе

Равил абыйны шәхсән үзем белә башлаганнан бирле ул тимер арасында яңа идеяләрен тормышка ашыруда. Кирәк-ярак ачкычлары тулы сумкасын күтәреп гел каяндыр кайткан чагына да еш тап булырга туры килә иде. Соңрак, җәяү бару озаккарак китә дипме, күрше-тирә авылларга тракторында да барып кайта.

Кешелекле, ярдәмчел булганы өчен якын-тирә авылларда гына түгел, республика буйлап аны белүчеләр аз түгелдер. Заманында Үрнәк училищесына республиканың төрле почмагыннан килеп укыганнар әллә каян танып эндәшә, Равил абыйлары аларны тимер эшенә өйрәтә иде. “Бервакыт Әгерҗедә су баскан урында урман кисәбез, шунда бер ир-ат килеп, “Нихәл, Равил абый”, – дип танып эндәште. Казан урамнарында да килеп эндәшүчеләр бар”, – ди.

Яңасалада урманчы Шәвәли белән бригадир Факия гаиләсендә туып-үскән Равил абыйга Үрнәккә килеп урнашканчы шактый “Лаеш шулпасы”н эчәргә туры килә: чылбырлы тракторда да эшли, клуб мөдире дә, шахтада эшләгән энесе үгетләве белән яшьлегендә Себердә дә эшләп кайта ул. “Ухта геология тирән казу разведкасы”нда эшләдем. Сагынуга өч елдан артык кына түздем. Буровойда ятам, тәрәзәдән ай яктысы күренә, сагыну-сагыштан йөрәкләр әллә нишли... Барыбер кире авылга әйләнеп кайттым”. Авылга кайткач киномеханик булып эшли. Ул хезмәте Үрнәккә килгәч тә тагылып килә әле. Заманында аклы-каралы телевизорларның эчендәге детальләрен биш бармагыдай белгән Равил абый тирә-як авылларда кешеләргә телевизорларын рәтләп тә күп кинәндерде.

1970 еллар башыннан тормыш юлы Үрнәк белән бәйле. 1963 елда училищеда трактор йөртүчегә укып киткән егет, берничә елдан бирегә электрик һөнәрен үзләштерергә килә. Һәм шуннан Үрнәкнеке булып төпләнеп кала, шушы як кызы белән гаилә корып җибәрә.

Авыл хуҗалыгының бөтен өлкәсендә эшләп караган тынгысыз җан заманында берничә тапкыр хезмәт ударнигы исеменә лаек була. Яшьтән күп укырга яраткан күңеле гел эзләнүдә булгангадыр, һаман нинди дә булса яңа эш коралы уйлап табарга өнди. Бер елны хәтта үзйөрешле техника да җыя. Тракторга охшаш әлеге техника белән энесе озак еллар файдалана. Ә Равил Миннебаевны уйлап табучы һәм рационализаторлар Бөтенсоюз җәмгыятенә кабул итәләр. Уйлап табулары буровойда эшләгән елларында күп була. Кем белгән, бәлки әле дә ул уйлап тапкан яңалыклар кулланыладыр хезмәттә. Бүген дә үзенең иҗат җимеше – ут бетсә, ут бирә торган җайланма капка төбен ямьләп утыра.

Күңелен борчыганы – бүгенге көндәге авылларның халәте. “Авылларда тимерче эшен белүче яшьләр юк. Көллияткә укырга килгән егетләр арасында да тимер, техника эшенә тартылучыларны күрмим, шуңа йөрәк әрни. Ата-бабаларыбыздан килгән тимерче һөнәрен онытмаска, яшь буынга тапшырырга иде бит...”, – дип әрнүләрен җиткерә. Үзе кечкенәдән тимерче булып эшләгән туганнан-туган абыйсы янында тимерче алачыгында үскәнгә бар эшне булдыра.

72 яшен узып барса да, тынгысыз күңеле һаман йөгәнсез, тик утырма, эшлә, эшлә, дип рухандыра. Юкса, бүген дә “Сафиуллин” ширкәтендә электрик, эретеп ябыштыручы, тимерче, тагын әллә нинди башка төр эшләрне башкарыр иде дә, илебезнең сәясәте өчен янып-көеп, 1965 елдан партия әгъзасы булган кеше, КПРФның Казанда узган җыелышларына кадәр йөрер идеме?

Тик менә бүгенге көндә чәй өстәле артында чөкердәшеп дөнья хәлләрен сөйләшеп алырга Кифаясы гына юк (рухы шат булсын)... Их, өйгә килүче дистәгә якын матбугат чарасыннан яңалыкларны укып, рәхәтләнеп бер фикерләшеп алырлар иде бит, ә?! Эштән җанына ял, тынычлык тапканга, “Аягымда йөреп торганда, Аллаһ эштән, хәрәкәттән аермасын”, – дип тели.

Сәхифәне Розалия Сафина әзерләде

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International