Яз килә дә китә ул...

2019 елның 22 марты, җомга

Яз килә дә китә ул...

Табигать үзенекен итә, март кояшлы көннәре белән дә куандыра, ләйсән яңгырлар да явып үтте. Язның беренче хәбәрчеләре – кара каргалар да туган якларына ай башында ук кайтып җитте. Агач-куакларда чыпчыклар чыркылдаша, песнәк эшләкигә әйләнде, карабүрекләр дә тыйнак кына сайрап җибәрә. Шушы көннәрдә сыерчыклар, тургайларны да күрербез.

Игенченең мәшә-катьләре җитәрлек: техниканы әзерләп бетерәсе, орлыкларны тагын бер күздән кичерәсе бар. Кышның килеше өметләрне арттыра, быел кар күп яуды, дым запасы тагын да тулыланыр.

– Быел яз 19100 гектарда уҗымнар, 27350 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырасы бар, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов. – 35200 гектарда сабан культуралары, 8 мең гектарда техник культуралар чәчеләчәк.

Февраль ахырында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, район башлыгы Илшат Нуриев катнашында узган киңәшмәдә район хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләр язгы кыр эшләренә әзерлек буенча хисап тотканнар иде. Анда чәчүлек мәйданнарның иң яраклы структурасын булдыру, 2019 ел уңышы астына кимендә 70 килограмм минераль ашлама кертү таләбе куелды. Һәр хуҗалыкка аерым тәкъдимнәр дә әйтелде.

Республика буенча 100 гектарга энергия белән тәэмин ителеш күрсәткече 155 ат көче булса, безнең районда ул – 187. Иң яхшы тәэмин ителеш “Аю” ширкәтендә – 254. “Казанка”да – 242, “Ак барс” агрокомплексы”нда – 238, “Ашыт”, “Северный”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә 200дән артык. “Кишет”, “Закирҗанов Р.М.”, “ЛотфуллинЗ.Р.”, “Ташкичү” ширкәтләрендә – 143–119.

Югарыдагы саннар әйбәт кебек, әмма алар артында уйланырлык нәрсәләр бар. 700 тракторның 63 проценты инде 10 елдан артык эшли. Йөк машиналары буенча бу күрсәткеч – 78, азык әзерләү комбайннарыныкы 42 процент. Ә менә бөртек- ле ашлык комбайннарының 59 проценты 3 “яшькә” кадәрге.

Яңарыш бара, билгеле. Быел чәчкеч, үзйөрешле сиптергеч, ургычлар алынган, 5 трактор, 1 чәчү комплексы кайтыр- га тора.

Бүген-иртәгә басуга чыгарга кирәк дип күз алдына китерсәк, авыл хуҗалыгы машиналарының – 89, тракторларның – 67, чәчү комплексларының 80 проценты әзер. “Кырлай”, “Игенче”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Северный”, “Ватан” хуҗалыкларында тагылма кораллар тулы әзерлектә. Ә менә “Лотфуллин З.Р.” хуҗалыгында авыл хуҗалыгы машиналарының – 50, тракторларның 25 проценты гына төзек хәлдә. “Кишет” ширкәтендә дә эшләр начар.

Минераль ашламалар белән тәэмин ителеш республиканыкыннан югарырак – бер гектарга 34,8 килограмм. Бурыч итеп куелган санга ерак әле, ашламасы юк дип әйтерлек хуҗалык- лар да бар.

Техник карау үткәрү мәсьәләсе дә җитди тора. Таләпләргә туры килмәгән техника эшләргә тиеш түгел, механизаторларның тиешле категориядәге таныклыгы булырга тиеш.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International