“Мәхәббәт утында янган йөрәкләр”
Арча районының ГХАТ бүлегендә ЗАГС хезмәткәрләре “Мәхәббәт утында янган йөрәкләр” исеме астында туй көннәрен билгеләп үтүче юбилярларны котлау бәйрәме узды. Бәйрәмгә Шакировлар: Дамир-Зәбидә, Гайфуллиннар: Хафиз-Тәслимә, Идрисовлар: Габделхәй-Тәнзилә, Камаловлар: Нияз-Заира туганнары, дуслары, балалары, оныклары белән килгән иде. Юбилярлар Арча ГХАТ бүлегең Дан китабына имзаларын куйдылар. Арча мөхтәсибәте имамы Эмир хәзрәт, “Центральный” территориаль җәмгыятьчелек үзидарәсе җитәкчесе – Хәмидуллина Р.Ш., “Восточный” территориаль җәмгыятьчелек үзидарәсе җитәкчесе – Сафин Р.Г. юбилярларны котлап, аларга сәламәтлек, озын гомер теләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.