Сезнең тавыш – мөһим!

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Сезнең тавыш – мөһим!

“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проектында Россия Федерациясе  субъектларының дәүләт программаларына беренче чиратта кертеләчәк территорияләрне ачыклау максатларында җәмәгать фикер алышулары үткәрү каралган.

2019 елның 19 мартыннан 2019 елның 15 апреленә кадәр Татарстан Республикасында 2020 елда өстенлекле җәмәгать урыннарын сайлап алу буенча рейтинглы тавыш бирү үткәрелә. Арча районыннан түбәндәге объектлар кертелгән: “Арча шәһәренең Зур урамын үзгәртеп коруның 3нче чираты”, “Яңа Кенәр авылында Җиһангирлар тематик паркын төзү”, “Яңа Кырлай авылында Ия елгасының яр буйларын төзекләндерү”.

Тавыш бирү Татарстан Республикасының “Государственные и  муниципальные услуги РТ” (Участвуйте в опросе – Выбираем первоочередные объекты 2020 года программы приоритетного проекта «Формирование комфортной городской среды» – Выберите район – Арский – далее – выбрать из списка не более 2 проектов – завершить опрос) дәүләт мәгълүмат үзәге порталында уздырыла. Бер кеше ике объектка тавыш бирә ала.

Өстәмә мәгълүматлар Арча районының рәсми  сайтында һәм район газетасы сайтында урнаштырыла.

Хөрмәтле райондашлар! Сезнең тавыш бирүдә актив катнашуыгыз мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International