Чемпионатка бакча яшеннән әзерлән!
Соңгы елларда дөньяда эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсе артуга бара. Моңа инде берничә ел рәттән WorldSkills чемпионаты узуның да йогынтысы зур. Быел җәй чемпионатны Казан кабул итәчәк.
“Хәзерге заманда балаларга эш юк, без үскәндә эштән бушамый идек”. Өлкәннәрдән бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Хәзер замана бик рәхәт шул, балалар, авылныкы я шәһәрнекеме, физик эш аз эләгә үзләренә. Шуңа, республикада балаларны бакча яшеннән үк һөнәргә өйрәтеп үстерергә кирәк дигән максат алга куелган. Әлеге уңайдан, быел районда тәүге тапкыр мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында төрле һөнәрләрне үстерүгә юнәлдерелгән Ваby Skills чемпионаты узды.
Анда Арча балалар бакчаларыннан 4 компетенциядә 5-7 яшьлек 19 бала көч сы- нашты. “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе”, “Ресторан сервисы”, “Физкультура һәм спорт инструкторы”, “ЮХИДИ инспекторы” компетенцияләре буенча бәя бирүче экспертлар арасында студентларны стандартлар буенча WorldSkills чемпионатына әзерләгән укытучылар да бар иде. Бәяләү барышында баланың биремне аңлавы, материалларны дөрес куллануы, башлангыч һөнәри тәҗрибәсен күрсәтә белүе, биремне таләп ителгән вакытка сыешып башкаруы, иҗади якын килүе дә исәпкә алынды.
Әлеге бәйге педагоглар өчен дә файдалы: тәрбия- ченең квалификациясен күтәрү, әти-әниләр белән эшләү дәрәҗәсен, баланың кызыксынуын арттыруга корылган.
Конкурска әзерләү һәм үткәрү буенча координатор — Арча педагогика көллияте учреждениесе. Бәйге дә шул бинада узды. Балаларга, инде конкурсларда волонтер булып шомарып беткән көллият күршесендәге 5нче бакча балалары ярдәм итте.
Балаларны яшьтән әлеге конкурста катнаштыра башлауның максаты – конкрет һөнәри ситуацияләрдә практик мәсьәләләрне чишәргә өйрәтү, эшне яхшы итеп башкарып, мөстәкыйль башкарырга өйрәтү, һөнәргә карата кызыксындыру тәрбияләү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүче хезмәткәрләрнең кече яшьтән балалар арасында проф- ориентация мәсьәләләре буенча педагогик осталык дәрәҗәсен күтәрү.
Экспертлар тарафыннан вакытка сыешу да, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау, чисталык та исәпкә алына. “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе” арасында китап, иллюстрацияләр кулланып эшли белү, эш урынында балаларны урнаш-
тыру, материалны уен күнекмәләре аша җиткерү, игътибарны җәлеп иттерә белүгә басым ясалса, “Рес- торан сервисы”нда балалар иртәнге, төшке, кичке ашларга һәм бәйрәмнәр уңаеннан өстәл әзерләү осталыгын күрсәтте. “Физик культура һәм спорт”та бала биремнең бирелешен аңлап, кирәкле әсбапларын дөрес сайларга, терминнарны белергә, балалар белән эшли белергә, ахыр-дан, эш урынын тәртипкә китерергә тиеш. “ЮХИДИ инспекторы” терминнарны, юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш иде. Балаларның һәрберсе үзенчә сәләтле, инде бәйгеләрдә катнашып шомарып беткән диярсең, каушамыйлар, куркып та калмыйлар. Беренче тапкыр күргән балалар белән дәресләр уздырып, экспертларда соклану уяттылар. Баланы кече яшьтән өйрәтергә кирәк, диләр. Кечкенәдән күреп, аңлап үскәч, әлбәттә, аларга киләчәктә күләмле бәйгеләрдә катнашу җиңел булачак.
Бүгенге чемпионатта җиңүчеләр булып “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе” компетенциясендә Арчаның 9нчы балалар бакчасыннан Камилә Маннанова, “ЮХИДИ инспекторы” компетенциясендә 5нче бакчадан Нияз Хәкимуллин, “Ресторан сервисы” компетенциясендә 4нче бакчадан Ясминә Миннемуллина, “Физик культура һәм спорт” компетенциясендә 9нчы балалар бакчасыннан Зәлинә Мөхәммәтҗанова танылды.
Җиңүчеләрне апрельдә тагын бәйге көтә, бу юлы алар Казанда республика күләмендәге чемпионатта көч сынашачак. Уңышлар юлдаш булсын үзләренә!
Розалия Зиннәтова