Уңыш мул булсын дисәң

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Уңыш мул булсын дисәң

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районындагы бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин, баш агроном Әхмәт Хәкимҗанов белән Курса якларына барыш. Томалап, буранлап кар ява, әмма барыбер кышкы буран түгел инде. Кар башына кар җитә, ди торган иде безнең әти. Монысын “Сыерчык бураны” дисәң дә була инде, иртән электр чыбыгында ике сыерчык утыра иде.

– Быел кыш кар яумаган көн булмады да бугай? – дим.

– Барыбер былтыр кар күбрәк иде, – ди Әхмәт Хәкимҗанов. – Арчадагы метеостанция күзәтү алып бара торган басуда 25 мартка кар катламы 49 сантиметр тәшкил иткән. Узган ел 69 сантиметр булган. Быел туңның калынлыгы 50 сантиметр, былтыр – 60 сантиметр.

Метеостанциянең Арчадагы күзәтү мәйданчыгында карның калынлыгы – 39 сантиметр гына. Шушы суны эретеп карасаң җир өстенә 10,5 мм су барлыкка килер иде.

Бүлек белгечләре кышкы чорда уҗымнарның “хәлен” белеп торганнар. Барысы 27 басу каралган. 2018 елның көзнең үзенчәлекле килүе үсемлекләрдә шикәр туп- лануга тискәре тәэсир иткән. Күп басуларда арыш уҗымы тармак- лана алмады. Үсемлекләрдә шикәр  35–40 процент булган еллар да бар. Ә менә “Тукай” ширкәтенең пар җиренә чәчелгән арышта ул – 19, “Ватан” хуҗалыгында – 18,5, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә 19–21,5 процент кына булган. Бу бит әле көздән! “Шикәр биг- рәк язгы чорда кирәк, – ди Ә.Хәкимҗанов. – Шикәрнең аз булуында ашламалар аз керү яки бөтенләй кермәү дә мөһим роль уйный. Әле менә март аенда “Курса МТСы” ширкәте уҗымнарын тикшердек. Көздән гектарына бер центнердан артык азотлы ашламалар керткәннәр. Шикәр – 35,5 процент!”

Быел уҗымнарны язын тукландыру аеруча мөһим, чөнки алар күп хуҗалыкларда шикәргә мохтаҗ.

“Алма пеш, авызыма төш”, – дип кенә мул уңыш алып булмый. Әле менә бүлек белгечләре хуҗалыклардагы орлык агулау машиналарының әзерлеген тикшереп йөриләр, тиешле таләп- ләргә җавап биргәннәрендә эшләргә рөхсәт бирәләр.

– Орлыкларны агулау нигә кирәк? – дигән сорау бирдем Рүзәл Мортазинга.

– Туфракта күп төрле гөмбә авырулары бар, шулай ук орлыклар да зарарланган була, алардан бары тик агулау юлы белән генә котылып була. Дөрес, агуланмаган орлык күпмедер тишелеш бирәчәк, әмма аннан уңыш алып булмый. Препарат составында агу гына түгел, үсемлекләрнең үсешен тизләтә торган катнашмалар да бар. Хәзер инде экологиягә зыянсыз биопрепаратлар да киң кулланыла.

2019 ел уңышы өчен 16 мең тоннага якын сабан культуралары орлыклары әзерләнгән. Аларның көздән  һәм язын сыйфаты тикшерелгән. Орлыкларны зарарлаган авыруларның төре һәм зарарлану дәрәҗәсе билгеләнгән, шуларга карап нинди препаратлар кулланасы, куллану тәртибе буенча тәкъдимнәр җиткерелгән. Хуҗалыклар шуларга карап препаратлар алырга һәм дөрес итеп вакытында кулланырга бурычлы. Эшләүчеләрнең сәламәтлеген сак-лау, саклану чаралары белән тәэмин итү – шулай ук төп таләпләрнең берсе.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International