Мәктәп волейболын үстерергә

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Мәктәп волейболын үстерергә

“Арча” спорт комплексында волейбол ярышлары өч көн барды. Республика   күләмендәге ярышларда 2003–2004 елгы яшүсмерләрдән торган 21 команда катнашты. Казаннан ТР волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов кайтты. Узган елның сентябрендә Арчада зурлар арасында үткән республика күләмендәге ярышлар тантанасында Татарстан Республикасы волейбол федерациясе президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашкан иде.

Ул очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп волейболы лигасын күтәрергә кирәклеге турында әйтте. Мәктәп укучыларының үз волейбол лигасы булырга тиеш. Бу күптәнге хыял. Шуңа күрә дә сәламәт тормыш рәвешен чагылдыручы балалар волейболын пропагандаларга, ярдәм итәргә, физкультура укытучылары, тренерларны,  балаларны, яшьләрне бу спорт төренә җәлеп итәргә кирәк. Шулай итеп мәктәп волейбол лигасына старт бирелде.

Арча җирендә 21 команда. “Моның кадәр команданың җыелганы юк иде”, – диде кайбер тренерлар. “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында үтте ул. Ә “Спартакиада”да барлык район командалары да катнашырга тиеш, катнашмасаң, баллны киметәләр. Спорт буенча еллык нәтиҗәне чыгарганда бу үзен сиздерәчәк. “Иң мөһиме – катнашу”, – дип ярышка килүчеләр дә бар иде. Ярышларның баш судьясы, ТР волейбол федерациясенең әйдәп баручы белгече Алексей Овощниковның фикерләре белән кызыксындык. “Ярышка килгән командаларның әзерлеге уртача, бер 15е шундый, – диде ул. – Бар әзерлекле, яхшы командалар да. Алар: Сарман, Мөслим, Аксубай, Алексеевск...

– Арча командасы турында ни әйтерсез?

– Арча командасының көчле лидеры бар. Күзлекле егет...

– Яңа Кенәр мәктәбеннән Алан Касыймов.

Арчаның төрле мәктәпләрдән җыелган командасы күпләрне шаккатырды. Ул, көчле дип саналган Мөслим командасын отып, финалга чыкты. Ярышларның беренче көненнән үк Сарман командасы җиңәчәк дип инанганнар арчалар белән сарманнарның уенын  ут йотып карады. Очколар я арчаларныкы, я сарманнарныкы өстен чык-ты. Бу ике команда да җиңәргә дип килгән иде. Ул җанатарлар нишләргә белми, кычкыра, сызгыра, шакылдый, идәнгә тибә... “Арча, сынатма!”, “Арча! Бирешмә!”, “Арча!..” Э-эх, булмады, сарманнар өстен чыкты! Кайберәүләр гарьлектән утырып елады... Команда капитаны Алан да елый иде. Аны белгәннәр: “Алан җиңелергә өйрәнмәгән”, – диделәр. Сүз уңаеннан, Яңа Кенәр командасы узган ел ахырында республика ярышында җиңеп кайтты!

21 команда арасында 2нче урынны алу зур җиңү иде. Котлыйбыз! Арча командасында Яңа Кенәр мәктәбеннән Руслан Йосыпов, Алан Касыймов, Булат Шакиров (тренер Тәлгать Әхмәтов), Иске Ашыт мәктәбеннән игезәкләр Илфар белән Илнар Фәттаховлар, Фәнзил Әхмәтов (тренер Марат Габделәхәтов), Казанбаш мәктәбеннән Дамир Гыйззәтов, Дәниф Гәрәев (тренер Рәшит Сафин), Урта Курса мәктәбеннән Илмир Зиатдинов, Кәче мәктәбеннән Алмаз Мифтахов, Сеҗе мәктәбеннән Ринас Туктаров уйнады. Афәрин, егетләр! Янәшәләрендә тренерлар Рәшит Сафин, Нияз Гатауллин булды. Яңа Кенәр мәктәбеннән тренерлар Гүзәл, Тәлгать Әхмәтовлар да команда өчен җанатып тордылар. Район волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев үзе һәрвакыт шунда булды.

...Бу ярыш кына түгел, ул командалар өчен осталык дәресе дә.  Командалар, тренерлар үзләренең кимчелекләрен һәм мөмкинлекләрен аңлады. Республика күләмендәге ярыш психологик каршылыкларны җиңә белергә дә өйрәтә. Шундый зур чараны оештыручыларга рәхмәт.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International