Уңышны арттыру юлларын өйрәнделәр

2019 елның 29 марты, җомга

Уңышны арттыру юлларын өйрәнделәр

“Кырлай” ширкәте базасында Арча һәм Әтнә районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар катнашында авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыруга багышланган семинар булды.

Семинар башланып китәр алдыннан Арча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов Габбасов Айдар Минсабир улын 60 яшьлек юбилее белән котлап, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды.

Айдар Габбасов район авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән шәхес, галим-агроном. Хезмәт юлын колхозда агроном булып башлап, 16 ел район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкләде. Бүген дә ул туплаган белемен, тәҗрибәсен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлый.

Әлеге семинарның  “Кырлай” ширкәтендә узуы очраклы түгел. Габделхәй Кәримов җитәкләгән “Сервис агро” ширкәте безнең районда 25 мең гектардан артык чәчүлек җирләре булган “Игенче” һәм “Кырлай” хуҗалык- ларының инвесторы. Бу хуҗалыклар  районда гына түгел, республикада да алдынгылар. Республикада үстерелгән бәрәңгенең 80 проценты – “Кырлай” ширкәтенеке. Көзге бодай, рапс, кукуруз һ.б. культуралар игү буенча да тәҗрибә мәктәбе булып торалар.

Семинарда галимнәр, белгечләр чыгыш ясады. Арча, Әтнә районнары хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре “Сервис агро” ширкәте белән хезмәттәшлек итүнең нәтиҗәләрен үз тәҗрибәләре белән сөйләп ныгыттылар.

Элегрәк “Яшен яшьнәсә, күк күкрәсә агроном нәрсәгә”, – дигән әйтем бар иде. Яңгыр яуса агрономның кирәге юк, янәсе. Бүген инде бу сүзләр искерде, агроном ялгышса – 100 процент, механизатор ялгышса 20 процент зыян сала, диләр хәзер. Агу-химикатларсыз уңыш алып булмый, корткычлар, төрле авырулар һөҗүм итәргә генә тора. Эшкәрткәндә аз гына ялгышлык җибәрсәң дә, корткычлар белән бергә үсемлекләр дә юкка чыгарга мөмкин.

Су – гади генә әйбер кебек. Препаратлар нәтиҗәле эшләве өчен аның катылыгы, ачылыгы һ.б. сыйфатлары нормага туры килергә тиеш.

Менә шулар һәм башка бик күп сорауларга җавап таба торган семинар булды бу.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International