Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз!
Районыбызда ислам кануннары буенча яшәргә омтылучыларның, мәчетләргә йөрүчеләрнең ел саен арта баруы күңелне сөендерә. Балаларның кечкенәдән мәчетләргә йөрүе аеруча җанга якын күренеш.
Арча мөхтәсибәте ел саен, мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә укулар тәмамланыр алдыннан, гыйлем алучыларның белемен сынар чак дип, дини бәйгеләр үткәрә. Узган якшәмбе Арчаның Шәрык бистәсендәге мәчеттә бәйрәм рухы идарә итте. Балалар белән беррәттән, өлкәннәр дә Коръән уку буенча осталыкларын күрсәтте биредә. Коръән уку сыйфатын күтәрү, аны яттан белүне популярлаштыру, мөселманнарны бер-берсе белән аралаштыру, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатына корылган бәйгедә төп шарт – Коръәнне мәкамле итеп, тәҗвид белән уку иде. Бәя бирүчеләр Коръән укучының киеменә һәм үз-үзен тотышына да игътибар итте.
Бәйгене район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин ачып, Коръән сүрәләре, вәгазь сөйләде. Аннан бәйге башланып китте. Ике төркем жюри 4 төркемдә катнашучыны бәяләде: малайлар һәм ир-егетләрнең укуын Әмир хәзрәт, Ильяс хәзрәт, Мирас хәзрәтләр тыңласа, кызлар һәм хатын-кызларны Рая Фәтхуллина, Рузия Гарипова, Рәсимә Шакирова тыңлап бәя бирде. Бәйге шартлары буенча, ирләр азан әйтеп, бер сүрә укыды һәм тагын бер сүрәне яттан сөйләде, кызлар һәм хатын-кызлар бер сүрә укып, бер сүрәне яттан сөйләде. Бәйгегә Казаннан кунакка кайткан 5 яшьлек Латыйфа һәм 7 яшьлек Иркә яттан Коръән сүрәләрен сөйләп халык мәхәббәтен яулады, Арча истәлеге итеп аларга калфаклар киертелде.
Бәйге тәмамланганда, Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләр, бүген инде үзләре гыйлем серләренә өйрәтүчеләр, уку үрнәге күрсәтте. Соңыннан Альбина Шакирова, Рамил Фәйзуллин, Резеда Газизова, Тәэминә Минһаҗева, Гөлназ Минһаҗева пешереп алып килгән ризыклар һәм “Шәрык” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе (җитәкчесе Ринат Сафин) иганәчелеге белән әзерләнгән мул табын артында аралашып, үзара дуслык җеп-ләре сузылды. Җиңүчеләргә бүләкләрне дә “Шәрык” территориаль җәмәгатьчелек үзида- рәсе җитәкчелеге әзерләгән.
Ә җиңүчеләр түбәндәгечә: кызлар арасында 1 урында Камилә Зыятдинова, 2 урында Камилә Нигъмәтҗанова һәм Сөмбел Госманова, 3 урында Назлыгөл Хәнәфиева, 7-12 яшьлек малайлар арасында 1 урында Мөхәммәтәмин Динмөхәммәтов, 2 урында Әмил Динмөхәммәтов һәм Рамил Әминов, 3 урында Ильяс Гаффаров һәм Расих Мөхәммәтҗанов, 12-18 яшьлек яшүсмерләр һәм егетләр арасында 1 урында Габделнур Динмөхәммәтов, 2 урында Салих Мөхәммәтҗанов, 3 урында Булат Гыйматдинов һәм Әмир Нигъмәтҗанов, хатын-кызлар арасында 1 урында Марзия Шәяхмәтова, 2 урында Сәмәния Камалова һәм Мәрьям Кашапова, 3 урында Нурдидә Нәбиева, Розалия Сафиуллина һәм Тәгъзимә Сафиуллина, ир-егетләр арасында 1 урында Рүзәл Гәрәев һәм Рамил Госманов, 2 урында Фәрит Абдрахманов һәм Марат Гайнуллин, Ринат Сафин, 3 урында Айнур Зарипов, Наил Муллахмәтов һәм Наиз Гарипов.
Шөкер, бүгенге өлкәннәрнең дәвамчылары үсеп килә. Алар киләчәктә телебезне дә, динебезне саклап калырга да, милләтебез өчен изгелекләр кылып яшәргә, динебезне ныгытырга үз өлешләрен кызганмас, иншаллаһ.
“И, мөэминнәр! Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз!” диелә хәдистә. Һәр мөселманга шуны истә тотып яшәүләр насыйп булса иде.