Авыл имамы ничек яши?

2019 елның 29 марты, җомга

Авыл имамы ничек яши?

Чын мөселман эшләгәнен сөйләп йөрмәс, ә гамәлләре белән күрсәтер, диләр. Бу сүзләр нәкъ Шушмабаш авылы мәчете имамы Рөстәм хәзрәт өчен әйтелгән сыман. Тыйнаклыкның бер үрнәге ул: бервакытта да үзен күрсәтергә яратмас, нинди генә изге гамәл кылса да, күләгәдә калырга яратыр.

Халык арасында электән килгән күзаллау яши – авылның мулласы дигәч, күз алдына таякка таянган, өлкән яшьтәге, кечкенә генә ак сакаллы бабай килә дә баса. Тик безнең районда инде шактый вакыт бу күренеш артка таба чигенеп бара – имамнар яшәрә, шөкер. Яше кырыкка җитмәгән имамнарыбыз да ике дистәләп бардыр. Шундыйларның берсе – Рөстәм Йосыпов. Авылдашлары, күрше-тирә авыл халкы үз итеп, “безнең Рөстәм” диләр аны. Үзе дә авылдашлары турында яратып сөйли шул: “Авыл халкы дини йолаларны саклап яшәргә тырыша, – ди горурланып. –  Биш вакыт намазга кеше күп йөри алмаса да (дөнья мәшәкате бар бит, күпләр эштә), җомгаларда 20-25 кеше булабыз. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә җомганы калдырмаска тырыша. Авылдашлар белән Рамазан аен көтәбез инде, Аллаһы Тәгалә исәнлектә күрергә язсын. Чөнки Рамазанда мәчеттә авыз ачтыру мәҗлесләре уза, авылдашлар шул мәҗлескә өлешләрен кертергә тырыша, ураза тотучыларны тәмле ризыклары белән куандыра. Мәҗлес уздырырга дип өстәлләрне, сөйләргә вәгазьләрне барлый башладык инде. Авылда тәравих намазына 60-70ләп кеше йөри: олылар да, балалар да”.

Шушмабаш күгендә иртәнге намазга чакырып азан яңгырый. Рөстәм хәзрәт бу вакытта инде күптән мәчеттә. Иртәнге намазда 3-4 кеше генә булсалар да, намаздан соң авыл күгенә иминлек, исәнлек, халык- ка бәхет сорап дога кылулары белән бәхетле алар. Аллаһы Тәгалә сораганнарын кабул итсен. Икендегә кадәр азан белән намазга халыкны авылның мәзине чакырса, ахшам белән ястүгә авылдашларын мәчеттә Рөстәм хәзрәт каршы ала.

Аллаһы Тәгалә күңеленә иман орлыклары сибеп, халык- 

ка хезмәт итәрлек дәрәҗәдә күңеленә дини гыйлем керткәнгә шөкер итеп туя алмый ул. Чөнки күрә бит, аралашкан бәндәләре арасында тырышып-тырышып та, кечкенә сүрәләрне өйрәнә алмаучылар да бар.

Ә Рөстәм бәләкәй чагыннан иманга килде. Хәтерли әле: Шекәдән Нурсанә абыстай балаларга дин сабагын укыта башлагач, авылдагы башка балалар кебек башлангыч сыйныфта укучы Рөстәм дә мәчеткә йөри башлады. Шул балалар арасында кемнәрдер беренче сыйныфны бетергәч үк ташласа, мәчет каршындагы мәдрәсәне тәмамлап чыкканда алар бер кулдагы бармаклар белән генә санарлык иде. Абыстай егетнең мөмкинлеген, теләген күреп, аңа Казанга мәдрәсәгә укырга керергә киңәш бирә. Күңеле белән иманлы дөньяда яшәүче, дини кыйммәтләргә күптән төшенгән Рөстәм, күрше Халисә апасы белән “Казанның 1000 еллыгы”мәдрәсәсенә укырга керә. Укып бетергәндә, насыйбыдыр, авыл халкы аны бертавыштан имам итеп сайлап куя. “Яшьләрне дингә тартыр өчен, вәгазьләрне күп сөйләргә, үз үрнәгеңдә күрсәтергә кирәк”, – ди ул. Шушмабаш мәчете каршындагы мәдрәсәгә укыр-га балалар күп йөри. Күрше авыллардан да килеп укыйлар. Икенче ел йөргәннәре инде, сөбханалла, Коръән укырга өйрәнә. Рөстәм хәзрәт үзе өлкәннәргә дин сабагын өйрәтә. 

Авыл имамы бүген ничек яши? Әлбәттә, һәр авылда үзенә хас гадәтләрдер. Ә Рөстәм хәзрәт хөрмәтле, һәркемгә кирәкле. Шунлыктан, мәчеткә иганәчелек ярдәме күрсәтүче игелекле бәндә, аның гаилә башлыгы булуын аңлап, ай саен хезмәт хакы түли. Аллаһы Тәгалә әҗер-савабын бирсен үзенә. Җәмәгате Ясирә һәм өч сабые белән, туган нигез җылысын саклап, әти-әнисе белән гомер итә Рөстәм. 6 балага гаиләдә милли йолаларга нык игътибар биреп үстергән Хәйдәр абый белән Фирая апа төпчекләренең үз яннарында калуына, дус-тату гомер итүләренә Аллаһка шөкер итеп яши. Терлек-туарны күп асрый гаилә, хезмәт белән яшиләр. Әби-бабайның назлы кочагы оныклар өчен җылы оя сыман. 

Кичен, әтиләре Рөстәм хәзрәт өйгә кайткач, балалар өчен бәйрәм башлана. Олыраклар ике ягына сыенып, төпчеге тез башына “кунаклап”, әти кочагында иркәләнә. Әти кеше өчен моннан да олы бәхет бар микән?! Берәм-берәм балаларыннан Коръән сүрәләрен кабатлаттыра, яңаларын өйрәнәләр. 1 яшь тә 7 айлыгына кадәр абыйларыннан күреп, нидер әйтергә маташа бит! Аннан балалар әтиләренә, инде ничәнче тапкыр намаз укып күрсәтә: “Әти, кара әле, дөрес укыйммы, хаталар юкмы?” Ялгышларны әтиләре җайлап кына аңлатып, төзәтеп җибәрә шул. Өстәвенә, әти, күпме тыңласаң да ялыктырмый һәм яхшы булырга өйрәтә торган хикәяләр сөйли. Их, бөтен кешенең дә әтисе аларныкы кебек булса иде ул!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International