Баланы ничек бәхетле итәргә?

2019 елның 29 марты, җомга

Баланы ничек бәхетле итәргә?

Һәр бала нәрсәгә дә булса сәләтле була, ди педагоглар. Аларның сәләтен үстерә белергә генә кирәк.  Республикада “Талантлар университеты” эшләп килә. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә белгечләр төрле программалар уйлап табалар.

Менә әле яңа гына Арчаның Мәрхәмәтлек үзәге (җитәкчесе Миләүшә Шакирова) мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләрен очрашуга чакырды. Казаннан республиканың “Талантлар университеты” координаторы Алина Горячева кайтты. Алина Сергеевна әти-

әниләргә баланы бәхетле итү, аның сәләтен үстерү юлларын аңлатты, ярдәмлек-китаплар өләште.

Баланы ничек бәхетле итәргә? Мөмкинлекләре чикләнгән балалар биг-рәк тә моңа мохтаҗ. Тормыштагы, тирә-юньдәге матур күренешләрне күрә һәм сөенә белү – үзе бер бәхет бит ул! Менә шуңа өйрәтергә кирәк баланы. Ә бит көндәлек тормышта  уңай тәэсирләр алырлык күренешләр күп. Мәсәлән, яңа көн туа. Ә нишләп әле яңа көн туганга, кояшка сөенмәскә?! Йокыңнан торгач, төрле хәрәкәтләр ясарга да иренмә. Өстәл янына килеп утыргач, ризыкны да, куанып кабул ит. Көнне шуннан башла.

Язның үз мәшәкатьләре. Тургайлар, сыерчыклар да кайтып җитте. Ә нишләп әле бергәләп сыерчык оялары ясамаска?! Сатып алсаң да була. Сыерчык сез куйган ояга урнашса, нинди зур сөенеч  булачак! Сыерчык сайравы, аның бала чыгаруы, кош- чыкларын җим ташып үстерүе – бала өчен мог- җиза булачак!

Баланың нәрсәне яратуы, нинди шөгыльгә тартылуын әти-әнисе чамалый. Шул омтылышны үстерергә кирәк. Очрашуда белгеч өләшкән “Әти- әниләр өчен навигатор” (“Навигатор для родителей”)  китабы менә дигән күрсәтмә-ярдәмлек булыр, дип ышанабыз.

Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова: “Узган елның сентябрендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның клубын оештырдык, – дип сөйләде. – Бу балаларны тормышка, җәмгыятькә файдалы итеп үстерү максатыннан оештырылды. Педагоглар гына түгел, әти-әниләр дә баланы бәхетле итү, баланың сәләтен ачык-лау һәм үстерү өстендә эшләсә, яхшы булачак. Бу юнәлештә без бергәләп эшләячәкбез”.

Әти-әниләрнең күбесе Казаннан кайткан белгечне аңлап, илһамланып тыңлады. Алар баласының нәрсәгә сәләтле икәнен ачыклап, төрле конкурсларда катнашып, баланың дөньясын баету, аны тормышка әзерләү максатыннан белгечләр белән бергәләп эшләргә әзер иде.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International