Ачык йөзле, киң күңелле кешеләр

2019 елның 29 марты, җомга

Ачык йөзле, киң күңелле кешеләр

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин 23 мартта Яңа Кенәр авылында яшәүче Гадилә Шәмсетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Гадилә апа Балтач районының  Чутай авылында туган. Урта белем алгач ул Кызыл Юл район Советында эшли башлый.  1948–1952 елларда Кызыл Юл МТСында секретарь-машинистка була. Аннан соң саклык банкында, Тукай промкомбинатында, азык комбинатында эшли.

1953 елда Кызыл Утар авылы егете Зөфәр Шәмсетдиновка кияүгә чыга. Өч бала үстерәләр. Рүзәл белән Илдар Яңа Кенәрдә яшиләр, Азат Мәскәүдә гомер итә. Зөфәр абый 2009 елда вафат булган. 16 оныклары һәм оныкчык- лары бар.

Гадилә апа газеталарны күп укый, күп нәрсәдән хәбәрдар. Бу өйдә рәхәтлек хөкем сөрә, ачык йөзле, киң күңелле кешеләр. Төпчек уллары Азат белән Мәскәүдәге тормыш турында да сөйләштек.

– Безнең балалар да, онык-

лар да саф татарча сөйләшә, – диде ул. – Монда кайткач кына кечкенә балаларның русча сөйләшеп йөрүләре гаҗәбрәк тоелды.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International