Хуплыйбыз, иҗат уңышлары телибез!
Арча станциясендәге мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова Резедә Гарифуллинаның “Бәхет гөле” пьесасын карарга дәште. “Килми калма!” – диде.
Төшсәм, исем китте, үз районыбыз кешесе Резедә Гарифуллина язган әсәр икән бит бу! Без Резедә ханымны кызыклы радио тапшырулары оештыручы, оста итеп спектакльдә уйнаучы буларак беләбез. Инде менә хәзер Резедә ханым бөтенләй икенче яктан ачылды: драматургия өлкәсендә үзен сынап карарга булган. Үзе театрда уйнаган артистның язып та карыйсы килә торгандыр... Бик хуп! Язучыларыбыз булып торсын.
Резедә ханым спектакльне булган вакыйгаларга таянып язган. Соңыннан: “Кодагый Халидә башыннан үткән хәлләр болар”, – диде. Кыскача гына эчтәлек. Егет армиядән кайтып, яраткан кызына өйләнә. Балалары туа. Әмма бәхет озакка бармый. Ир юл һәлакәтендә вафат була. Хатыны икенчесенә авырлы булып кала. Кызы туа. Тагын бәхетен сынап карый. Икенче ире йөрәк чиреннән үлеп китә. Ана балалары белән бәхетле. Әле дә ярый, алар бар.
Әсәр язу бер, ә аны бит әле тамашачыга ошарлык итеп сәхнәгә куясы бар! Пьесаны сәхнәгә куйган Илмира Фазылҗановага рольләргә туры килерлек үзешчәннәрне туплыйсы, рольләрне өйрәнәсе, тиеш- ле музыканы табасы, сәхнәнең бизәлешен уйлыйсы бар, кыскасы, мәшәкатьләре җитәрлек. Алар инде әлеге яңа мәдәни үзәктә әсәрләрне сәхнәгә кую буенча шактый тәҗрибә туплаган. 2015 елда Рәшидә Җиһаншинаның “Улларым” дигән пьесасын сәхнәгә куйсалар, узган ел Гөлсинә Зәкиеваның “Йөрәк ярасы” спектаклен уйнадылар. Менә хәзер “Сүнмәс дәрт” театр коллективы өченче спектакльне башкарып чык-ты. Рольләрне Вәлиулла Гатауллин, Гөлшат Нотфуллина, Тәгъзимә Усманова, Фәнис Заһитов, Илназ Сәлимгәрәев, Фирүзә Фәләхова, Марат Котдусов, Иделия Әхмәтшина, Гөлинә Гыймранова башкарды. Афәрин, матур уйнадылар. Тамашачы драманы, вакыт-вакыт кул да чабарга онытып, тын да алмый карап утырды. Тамашачының күңелен яулап аласың икән инде – бу авторның, режиссер, үзешчәннәрнең дә җиңүе дигән сүз. Янәшәмдә утырган Әлфия апа Рәхимова да тын калган. Гыйбрәтләнеп спектакль карый. Соңыннан: “Ошадымы?” – дип сорыйм үзеннән. Вакыйгалар дулкынында кайнаган Әлфия апа: “Әйе”, – дип кенә әйтә алды. Менә әсәр ничек тәэсир итте тамашачыга!
Төп рольләрнең берсе – Гөлиянең ире Надир һәм аның улы Рәмисне уйнаган Илназ Сәлимгәрәев белән сөйләшәбез. Без аның Арча педагогика көллиятендә укыганын беләбез.
– Ролемне яратып уйнадым, – диде ул. – Автор Резедә апа вакыйгалар тормыштан алынган дигәч, кичерешләрне йөрәгем аша үткәреп, ышанып уйнадым. Үзем мин Кукмара районы Күкшел авылыннан. Анда да бүген спектакль өйрәнәбез. Дәрестән соң Арча станциясенә репетициягә йөрүе генә кыенрак булды.
“Кыш буе яздым”, – ди Резедә ханым. Аларын да сәхнәләрдә күрербез әле. Без автор Резедә Гарифуллинага, сәнгатьнең шундый авыр өлкәсенә керергә омтылуын хуплап, иҗат уңышлары телибез.
Румия Надршина