Сабыр иткән морадына ирешкән
Халык белән аралашу, аларның моң-зарларын тыңлау, проблемаларын барлау максатыннан чәршәмбе 27 март көнне район җитәкчеләре, вәкилләре, депутатлары районыбыз авылларына юл алды. Тик бу бер тапкыр гына була торган чара түгел. Мондый очрашулар быел һәр айның соңгы чәршәмбесенә планлаштырыла. Бу юлы 18 авылның тормыш-көнкүреше белән таныштылар.
Мин үзем район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова белән Наласага юл алдым. Гражданнар белән очрашу Наласа мәдәният йортына билгеләнгән иде. Тик килүче кеше булмады. Әмма бу безне аптыратмады. Димәк, проблема юк. Алай ук дип әйтү дөрес тә булмас инде. Хәзер тормыш проблемалардан гына тора. Әмма биредә аларны халык белән бергәләп вакытында чишеп баралар.
Наласа юлсызлыктан тилмерде. Үзара салым чыкканчы ук наласалар өчәр мең сум акча җыеп, юлларны карадылар. Хәзер әнә авыл эчендәге юллар яхшырганнан яхшыра. Иң сөендергәне, авылга керү юлы асфальт.
Аннан тыш, фельдшер-акушерлык пункты салынды, мәдәният йортына, мәчеткә, мәктәпкә ныклап төзекләндерү үткәрелде, зиратлар вакытында каралды. Иң зур проблемаларының берсе балалар бакчасы иде, анысы да хәл ителгән, быел кырык урынлык яңа балалар бакчасы төзелеше башланачак.
Болар барысы да авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакированың халык белән тыгыз элемтәдә торып эшләве, абруе нәтиҗәседер дә, диясе килә. Аннан Илфира Рамазановнаның үҗәтлеге дә бар. “Депутатлар белән очрашканда алардан ярдәм сорыйм һәм ярар, дигән сүзләренең “я” хәрефен генә ишетәм икән, интернет аша аларга хатлар язып, вәгъдәләрен үтәгәнче аралашам. Шунсыз сүздә генә кала бит ул”, – дигәне хәтердә. Аннан иганәчеләр белән дә бик тиз уртак тел таба ул. Шуның нәтиҗәсендә соңгы елларда зур гына күләмдә эш башкарылган. “Игенче” агрофирмасы да һәрчак булышырга әзер икән. Бу үзе зур ярдәм инде.
Халыкның очрашуга килмәвенең икенче сәбәбе – көндез бар да эштә бит. Анысын да истән чыгарыр-
га ярамый. Шуңа халык белән очрашуның икенче юлын таптык, социаль объектларга барып урыннарда үзләре белән аралашырга булдык. Никадәр эшләсәң, тырышсаң да, проблема булмый калмый. Бу факт. Шулай да...
Беренче фельдшер-акушерлык пунктына кердек. Наласа халкына 35 ел инде Равия Зарипова хезмәт күрсәтә. “Әйбәт шәфкать туташына ия булган бәхетле авыл бу. Равия безнең алтын баганабыз”, – диде медицина ярдәме алырга пунктка килгән пенсиядәге укытучы Камил Габдрахманов. Урамга чыккач өлкән яшьтәге бер апа да аның сүзләрен ишеткәндәй: “Равиябезне мактарга онытмагыз”, – дип арттан әйтеп калды.
Балалар бакчасы чыннан да иске, кечкенә, тыгыз, әмма чиста, тәртип, дөресен әйткәндә, карап торганга гына “сафта”. Шунда 34 бала тәрбияләнә. Чынлап торып еласаң, сукыр күздән яшь чыга, дигән халык мәкале бар бит. Йөри, теләнә, сорый торгач, теләкләренә ирешкәннәр. Яңа балалар бакчасы була, дип сөенеп бетә алмыйлар. Күпкә түзгәнне, азга гына түзәләр инде.
– Гөлназ Абдрахманова җитәкчелегендәге бик дус коллектив эшли биредә. Биш кеше – бер йодрык булып. Яңа бакча булгач, әй, рәхәтләнерләр, чабарлар, уйнарлар иде инде балалар, – диде Илфира Шакирова.
Балалар бакчасы янындагы бик иске бинага күз төште. Почта бүлекчәсе икән. Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, аның киләчәк язмышы да балалар бакчасы белән бәйле, ягъни ул әлеге балалар бакчасы бинасына күчәчәк, дип планлаштырыла. Димәк, поч-та бүлекчәсенә дә бәхет елмаячак.
Мәдәният йортлары гөрләп тора. Инстаграм битендә көн дә диярлек бер чара үткәрелүе турында хәбәр бирелә. Ныклап төзекләндерелгән мәдәният учагына халык та бик теләп йөри. Иганәчеләр һәм авыл халкы көче белән мәчет яңа төс алган.
Мәктәп сокландырды. Биредә хезмәтләренә намус белән караучы кешеләр эшләве беренче карашка ук сизелә. Чисталык, тәртип. Язгы каникул вакыты булгач, мәктәп балалар тавышыннан тынып калган. Укытучылар гына сыйныф бүлмәләрендә яңа чиреккә әзерләнә.
– Башлангыч сыйныфлар өчен проектор булсын иде. Көн саен презентация ясыйбыз, бик кыен, – диде 30 ел гомерен мәктәпкә багышлаган Гөлфия Рәфыйкова.
Кыюның бәхете үзеннән алда йөри, ди. Ишетте аны Гөлнара Гарипова һәм бу мәсьәләне хәл итәргә тырышачагын белдерде.
– Бездә көрәш, волейбол, хоккей алга киткән. Бик еш ярышлар оештырабыз. Кичләрен авыл яшьләре спортзалга килә. Буш торганы да юк. Тик түгәрәкләр юк, – диде физкультура укытучысы Илфат Төхфәтуллин.
– Бу да хәл итмәслек проблема түгел. Лицензиягез булса, район мәгариф идарәсе, юк икән, Укучылар сарае яки спорт мәктәбе аша эш итәргә була, – диде район башлыгы урынбасары. – Эшләргә теләгегез генә булсын.
Әйткәнемчә, бу чәршәмбедә 18 урында шундый очрашулар булды. Аларда юл мәсьәләләрен күтәргәннәр, бер урында мәктәп коймасын алыштыру, фельдшер-акушерлык пунктын төзекләндерү кирәклеге турында җиткергәннәр, торак шартларын яхшырту буенча да сораулар булган.
Гөлсинә Зәкиева