Язның хәтәрлеге бар

2019 елның 29 марты, җомга

Язның хәтәрлеге бар

Әлегә Татарстанда боз, ташулар кузгалмаган. Төнге салкыннар  елгалардагы хәрәкәтне тоткарлый, боз һәм карның кинәт эрүенә ирек бирми. Кар акрынлап эри.

Әмма метеорологлар: “Тынычланырга иртәрәк, – диләр. – Яз көтелмәгән хәлләр дә алып килергә мөмкин. Һава торышын күрәсез, кар өстәлеп тора…” Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында ТР премьер-министры Алексей Песошин: “Кайбер районнарда ташулар хәвефле хәлләр тудырырга мөмкин”, – дип белдерде. ТРның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урынбасары Николай Суржко хәбәр иткәнчә, республиканың елга буенда урнашкан 8 районында су басу куркынычы бар. 8 районның берсе – Арча районы.

Районның халыкны сак-лау идарәсе җитәкчесе Артем Лесенко:

– Арчада Казансу елгасының су күтәрелү дәрәҗәсе гидрологик комплекс ярдәмендә автомат рәвештә тикшерелеп тора, – дип сөйләде. – Әлегә су басу куркынычы юк. Районда Көтек биясендә, Югары Пошалым сулыгында һәм Шушма елгасында су күтәрелү дәрәҗәсен тикшереп тору буенча өч пост оештырылды. Анализлар иртәнге сәгать 8дә һәм кичке сәгать 4тә алына. Халыкка да язгы ташуларга әзер булып торырга киңәш ителә. Каникул вакытлары, балаларны елга буйларына җибәрмәскә кирәк.

Белгеч бер уңайдан үзенең киңәшләрен дә бирде. Сулыклар өстендәге боз көннән-көн юкара бара. Язгы боз көзге һәм кышкы боздан күпкә аерыла. Көзге боз кеше авырлыгыннан чытырдый башлый. Ә язгы боз чытырдамый. Бер генә кеше боз өстеннән барганда, әгәр дә бозның калынлыгы 7 см булса, ул куркыныч саналмый. Төркем белән атлаганда бозның калынлыгы 12 см булганда хәтәр түгел. 

Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен төп кагый-

дәләр: бозның ныклыгын кулдагы әйберләр белән тикшереп карарга кирәк. Аяк белән бозга тибәргә ярамый. Әгәр дә боз ярылып, суга төшеп китсәгез, каушап калмагыз. Шунда ук өстәге авыр әйберләрдән (киемнәр, аяк киемнәре һ.б.) арыныгыз. Кискен хәрәкәтләр ясамыйча күкрәк белән, аякларны чиратлаштырып боз өстенә куя-куя, боз өстенә үрмәләргә тырышырга кирәк. Әгәр дә сезнең күз алдында башка кеше бозлы суга төшсә, шунда ук ярдәм итәчәгегез турында кычкырыгыз. Ярдәмгә кулларны, аякларны киң җәеп шуышып килегез. Яныгызда чаңгылар яки фанер, такта булса, аларны боз кырыена куегыз. Боз кырыена ук килмәгез, суга төшеп китүегез бар. Шарф, каеш, бау, такта, чаңгылар сезгә суга төшеп киткән кешене коткарырга ярдәм итәр. Бәлагә тарган кешене коткаруга, беренче ярдәмне күрсәтергә, кайнар чәй эчертергә, кичекмәстән хастаханәгә алып барырга кирәк. Әгәр дә сез суга батучыны күрсәгез, шунда ук 112 һәм 88436635901 телефон номерларына шалтыратыгыз. Бу номерларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм бушка шалтыратырга була.

Язын су басулар булмасын өчен алдан хәстәрен күрсәң яхшы. Йорт тирәсен кардан арчырга, канауларны казырга кирәк. Түбәдән карлар, калын бозлар төшеп имгәнмәс өчен, алардан арынуың хәерле. Әгәр дә инде су басачагы турында хәбәр итсәләр, кирәкле документларны, кыйммәтле әйберләрне, ике көнгә җитәрлек ризык алып, су басу куркынычы янаган урыннан китәргә кирәк. Өйдән чыгар алдыннан газны, электрны сүндерергә онытмагыз. Өйдәге кирәкле әйберләрне өске катка, чормага урнаштырыгыз. Ишек, тәрәзәләрне ябарга онытмагыз. Эвакуация урынына килегез һәм теркәлегез. Әгәр дә су басса яки су баскан хәтәр урыннарны күрсәгез, 101, 88436635901, 112 телефон номерларына шалтыратыгыз.

Балыкчыларга да игътибарлы булырга кирәк. Хәтәр зур сулыкларны атап чыгабыз. Арчада Казансу елгасы, Көтек биясе, Апаз авылы янында Шушма елгасы... Сак булыйк һәм исән-имин яшик!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International