Театр яктылыкка, нурга илтә

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Театр яктылыкка, нурга илтә

2019 ел Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә илебездә Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, районыбыз җирлегендәге мәдәният-күңел ачу учаклары да 2018 елның 4 декабрендә узган Россиядә Театр елын ачуга бәйле вакыйга агымына кушылды. Һәм шушы көнне районда клуб, мәдәният учреждениеләрендәге драма коллективларының “Театр – үткәнне бүгенгегә, бүгенгене киләчәккә тоташтыручы рухи мәйдан” дип исемләнгән театраль фестиваль старт алды, коллективларның чыгышын бәяләр өчен жюри сайланды. Март аенда фестивальнең җиңүчеләре дә билгеле булды. Шул уңайдан, без Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов белән әңгәмә кордык.

– Рамил Рафисович, 27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелде. Районыбыздагы театр тормышы бу көнне нинди уңышлар белән каршылады?

– Билгеле булганча, декабрьдән мартка кадәр драма коллективлары тырышлыгы белән районда тамашачыларга 55 яңа спектакль тәкъдим ителде һәм аны 5 меңнән артык кеше тамаша кылды. Фестиваль нәтиҗәләренә килгәндә, 1нче урынга – Түбән Аты, 2нче – Яңа Кенәр, 3 урынга Яңа Кишет драма коллективлары лаек булды. Аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Спектакльләрне авыл халкы үзе сәхнәләштерде, авыллар уянып алгандай булды. Түбән атыларның 1нче урынга лаек булуларының төп сәбәбе – спектакльне авылда яшәүче, төрле тармакта эшләүче яшьләр белән куйганнар. Ул халыкның күңеленә керә торган спектакль булды.

– Әлеге коллективлар белән кем эшли?

– Нигездә, үзебезнең мәдәният хезмәткәрләре эшли. Әлбәттә, арада читтән булышучылар да бар, әйтик, кемнәрнеңдер якташлары Әтнә театрында эшли, Яңа Кенәрдән мәдәният институтында эшләүче Азат Зарипов бар, алар да ярдәм итми калмагандыр дип уйлыйм.

– Узган атнада театр атналыгы уңаеннан, Арча халкы рәхәтләнеп бушлай спектакльләр карады...

– 25 марттан 29ына кадәр театр атналыгы игълан ителгән иде. Атналыкны ачу мәдәният хезмәткәрләре көне белән бергә туры килде һәм ул көнне Түбән Аты театр коллективы, үзләренә уңыш китергән Хәй Вахитның “Эх-ти, егетләр!” спектаклен куйды. Атналык кысаларында районыбызның халык театры исеменә ия булган Кышкар клубы каршында эшләп килүче “Нур”, Сикертәннән “Сердәш”, Арчаның “Җидегән чишмә” һәм Иске Ашыттан “Саяра” халык театрлары коллективлары Арча Мәдәният йортында тамашачыга яңа спектакльләр тәкъдим итте.

– Атналык кысаларында гына түгел, гомумән, халык театрларының тамашачы белән очрашулары еш буламы?

– Халык театрлары ел саен яңа спектакльләре белән сөендерә. Күптән түгел “Җидегән чишмә”леләр Гөлсинә Зәкиеваның “Өйләнәм дигәч кенә...” дигән әсәрен сәхнәләштергән иде, аның белән хәзер авылларга да йөриләр. Халык җылы кабул итә. Театрның нигезен озак еллар эшләгән энтузиастлар тәшкил итә. Алар театрны тотып торучылар. Соңгы әсәрдә Гөлсинә Зәкиева һәрберсенә рольләр тудырган, Арча педагогика студентларын да җәлеп иткәннәр. Киләчәктә алар укуларын тәмамлап үз районнарына кайткач та талантлы булуларын күрсәтә алачак. “Сердәш”, “Нур” коллективлары да тирә-як авыл халкын спектакльләре белән куандырып яши. “Саяра” коллективының тарихы бай, алар да электән килгән дәрәҗәсенә тап төшерми эшли. Театр коллективларының “Идел-йорт”, “Иделкәем” фестивальләре бар, безнең театр коллективлары анда ел саен катнаша. 2013 елда “Җидегән чишмә” коллективы “Идел-йорт”та катнашып, гран-прига – автобуска ия булды. Ул елларда үзем дә шул театрда уйный идем. Студент чакта мин дә “Мизгел” (җитәкчесе Марсель Җаббаров) театрына йөрдем. Быел “Иделкәем”дә Арчаның Укучылар сараеның курчак театры коллективы 1нче урынга ия булды. Яшьләрне үстерү максатыннан, педагогика көллиятендә яшьләр труппасы уңышлы эшләп килә.

– Әңгәмә ахырында, театр коллективларына мөрәҗәгатегез юкмы?

– Районыбызның һәр театрында уйнаучы үзешчән артистларга, иҗади составларга теләгем шул: һәрвакыт илһам, көч биреп халкыбыз сезне яңа биеклекләргә рухландырып торсын. Һәр уйнаучыга сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар телим. Уңышларыгыз белән район халкын сөендерергә язсын. Сездән яңа спектакльләр көтеп калабыз.

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International