Эшләгән кешегә ярдәм бар

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Эшләгән кешегә ярдәм бар

Әңгәмәдәшебез – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов.

– Зөлфәт Зөфәрович, бүгенге көндә Татарстан Республикасында гамәлдә булган эшмәкәрлеккә ярдәм буенча дәүләт программалары турында әйтеп үтсәгез иде.

– Төп грант ярдәмен ике министрлык – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, икътисад министрлык- лары күрсәтә.

15 марттан башлаучы авыл хуҗалыгы кооперативлары программасы буенча документлар кабул итү башланды. Әлеге программада теркәлү срогы 1 елдан артмаган кооперативлар катнаша ала. Грант суммасы 5 млн. сум. Кимендә 10 авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе кооператив әгъзасы булырга тиеш. Төп юнәлеш – сөт, ит, яшелчә.

Икенче программа – теркәлү срогы 1 елдан арткан кооперативлар өчен. Әлеге программада катнашу өчен җитештерү нигезе, цех, күпмедер җиһаз, продукция сату булырга тиеш. Грант суммасы – 30 млн. сумга кадәр.

Ике атна тирәсендә башлаучы фермерлар өчен программа башлана. Бу программада теркәлү срогы 2 елдан артмаган крестьян-фермер хуҗалыклары катнаша ала. Төп өстенлекле юнәлешләр – сөт, ит, яшелчә, кошчылык, сарыкчылык. Сөт һәм ит юнәлеше өчен грант суммасы – 3, калган юнәлешләр өчен – 1,5 млн. сум. Грант документлар эшләүдән башлап ферма төзүгә һәм баш санын булдыруга кадәр файдаланырга мөмкин.

Фермерлар өчен икенче грант – гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм. Монда теркәлү срогы 2 елдан арткан фермалар катнаша. Иң зур грант суммасы – 10 млн. сум. Грант инде булган җитештерүне киңәйтү өчен бирелә. Грант алу өчен фермерның грант суммасының кимендә 40 проценты күләмендә үз акчасы булырга тиеш.

– Республиканың Икътисад министрлыгы программалары нинди?

– Иң киң таралган программа – микрозайм. Мик- розайм – башкача әйтсәк, түбән процентлы кредит ул. Бу программа буенча 7,5 процентка кадәр ставка белән 3 елга кадәр 5 млн. сумга кадәр займ алырга мөмкин. Ләкин залог һәм поручительство булу мәҗбүри. Күчемсез милек яки автотранспорт була ала, поручительлекне Татарстан Республикасының Гарантия фонды алырга мөмкин. 1 млн. сумга кадәр залог кирәкми.

Поручительлек суммасы 30 млн. сум, әмма кредит суммасының 50 процентыннан артык түгел.

Татарстан Республикасы территориясендә лизингка сәнәгать җиһазлары, авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү һәм саклау өчен җиһазлар, башка югары технологияле җиһазлар алырга була. Лизинг буенча процент ставкасы: үзебезнең ил җиһазлары өчен – 6, чит илнекеләргә 8 процент. Финанслау суммасы 5 млн. сумнан 200 млн. сумга кадәр, аванс түләве – 15 процент, срок 60 ай.

Республикада тагын бер программа – кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү, икенче төрле әйтсәк, кредит буенча түләнгән процентларны кире кайтару. Хәзерге вакытта бу программа сәнәгать мәйданчыклары резидентлары өчен генә. Әмма ТР Министрлар Кабинеты әлеге хезмәттән барлык эшмәкәрләр файдалана ала торган карар әзерли.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International