Туксанда да зур терәк ул

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Туксанда да зур терәк ул

Ул көнне яз кояшының якты нурлары иртәдән күңелләрне эретте. Иске Кенәрдә яшәүче Мансура Сәлахова йөзеннән дә нур бөркелә иде. Янында оныклары, балалары, өстәлдә сый, шуңа өстәп Арчадан да җитәкчеләр котларга килгән үзен. 90 яшьлеге белән.

Ишектән керүгә бүлмәдән каршыга йөгереп диярлек чыккан апаның кем икәнен аны котлап бүләкләр тапшыра башлагач кына аңладым. “Туктагыз әле, сез дөрес кешегә бүләк бирәсезме соң?” – дип сорыйм гына дигән идем, оныклары чыгып әби дип янында бөтерелә башлагач, телемне тешләп калдым. Сөбханалла, Мансура апага гомердә дә туксанны биреп булмый.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов аңа Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме, бүләк тапшырганнан соң, хәлләрен сорашты. Авырмыйсызмы, диюенә каршы Мансура апа: “Аз-азлап авыргалап алам инде”, – дип куйды. Күзләре күрә, колаклары бераз начаррак булса да ишетә, аяклар йөри, куллар эшли – бөтерчек кебек бөтерелә әле юбиляр. Авыру кызын да бага. Кыз бала өчен ничә яшьтә һәм нинди булуыңа карамастан, әнидән дә зуррак терәк булмас та.

Ә менә тормышына тирәнрәк үтеп керә башлагач, Мансура апаның күргәннәре, кичергәннәре әйтеп бетергесез. Нинди сабырлыклар биргән аңа Аллаһы Тәгалә! Юк, зарланмады ул, ничек булган, шулай сөйләде. Кызга өч яшь вакытта әнисе вафат булган. Әтисе кызын алган да акча эшләргә Мәскәүгә чыгып киткән.

– Сугыш башланганда миңа җиде яшь иде. Әтигә дә фронтка чакыру килде. Мине ул авылдагы үзенең Хөснетдин исемле өлкән абыйсы гаиләсендә калдырып китте. Аның Нәгыймә һәм Хәтимә исемле ике кызы бар иде. Мине шулар үстерде. Әти үзе сугыштан әйләнеп кайтмады, – ди Мансура апа.

Җиденче сыйныфны тәмамлагач кыз фермада эшли башлый. Сарыклар карый, сыер сава, ат караучы да була.

– Алты кеше 700 баш сарык карадык. Кул хезмәте. Җиңелләрдән булмады. Атлар да ул заманда күп иде әле. Тырыштым, сынатмадым. Шуннан лаеклы ялга да чыктым, – ди юбиляр.

1950 елда ул кияүгә чыга. Кызы туа. Әмма ире белән озак яшәми, аерыла, ялгызы кызын үстерә. Нәгыймә һәм Хәтимә апалары аңа кызын да үстерергә булышалар. Ахыр-дан Мансура апа аларның үзләрен тәрбияләп, соңгы юлга озата.

Гомер уза. Кызы Сафура кияүгә чыга, биш бала таба. Мансура апаның хәзер сигез оныкчыгы гына бар. Ул беренче төркем инвалид кызы һәм оныгы белән яши. Оныклары да ерак китмәгән, Илһам Яңа Кенәрдә, Гөлфия белән Зөлфия Иске Ашытта, берсе Арчада.

– Безнең әби искиткеч яхшы кеше, – ди Илһамның хатыны Лилия. – Балаларны ул үстерде. Хәзер кайнананы тәрбияли. Чиксез рәхмәтлебез аңа.

Балалары да ярдәм итеп тора. Ничек зурлап юбилеен үткәрергә булганнар. Онык- чыклары җыелып килгән.

– Тормышлар хәзер бик яхшы, Аллага шөкер. Тик картаеп кына киттек шул, – дип куйды Мансура апа бүгенге тормыш турында сүз чыккач.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International